28.11.2014

28 ноябрьдә Хисап палатасы коллегиясе 2013 елда һәм 2014 елның 1нче яртыеллыгында республика спорт учреждениеләренә кече һәм яшүсмер яшендәге спортчыларны әзерләүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Коллегия утырышын ачып, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов республикада балалар-үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте. Физик тәрбия һәм спортны үстерү өчен шартлар тудыру буенча кабул ителгән федераль һәм республика программалары, халык белән эшләүнең яңа төрләрен кертүгә бәйле рәвештә даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артып тора. Универсиададан калган 18 спорт объекты республиканың югары уку йортларына бирелде. Биредә уку йортыннан ерак булмаган җирдә 70 меңләп студентка спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Универсиада калдырган мирас аркасында, Казанның 18 балалар һәм яшүсмерләр өчен булган спорт мәктәбе (БЯСМ) тулысынча яңа спорт объектларына күчерелде. 2013 ел нәтиҗәләре буенча  шундый 163 мәктәпкә 88,5 мең укучы йөри дип санала, ә бу республиканың гомуми белем бирү йортларында укучыларның гомуми саныннан дүрттән бер өлешен тәшкил итә дигән сүз.

– Социаль тармакны үстерүгә бүлеп бирелә торган бюджет чараларын куллану Хисап палатасының даими тикшерүе астында тора, – диде алга таба А.Демидов. – һәм без үткәргән тикшерүләр булган бюджет чыгымнарын оптимизацияләү, финанс һәм матди ресурсларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру резервлары барлыгын күрсәтә.

Тикшерү республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Спортка әзерләү үзәге», «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук Казанның Яшьләр эшләре һәм спорт комитеты каршындагы балалар һәм яшүсмерләрнең 9 спорт мәктәбендә узды. Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, тикшерелгән бюджет чараларының гомуми күләме 565,9 млн. сум тәшкил итә, ә ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме – 21,2 млн. сум.

Казанның 4 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучыларына яшь спортчыларга республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге ярышларга баруны оештыру өчен бүлеп бирелгән 1,6 млн. сум акча аванс хисабына беркетелгән «Чирмешән АТПсы» ААҖ реквизитлары белән йөрү билетлары нигезендә исәптән чыгарылды. Ләкин автотранспорт предприятиесендә үткәрелгән каршы тикшерү яшь спортчыларны йөртү буенча хезмәт чынлыкта күрсәтелмәгәнлеге һәм тикшерелә торган вакытта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән бернинди акча да килмәгән.

Шулай ук штат дисциплинасын һәм эшләмәгән вакыт өчен хезмәт хакы түләвен бозу фактлары ачыкланды. Мәсәлән, «Смена» БЯСМ берьюлы биш хезмәткәр (инструктор-методист, эшчеләр, биналарны җыештыручылар) чынлыкта эш урынына килмәгән һәм үз вазыйфаи бурычларын башкармаган өчен акчалата түләүләр алган. «Спектр» БЯСМ бер тренер-укытучыга 2014 елның августы өчен хезмәт хакы түләгән, ә ул бер ай элек эштән киткән булган. Ә «Ак бүре» БЯСМ директоры урынбасары А.А.Григорьев тикшерелгән чорда тагын «Смена» БЯСМ директоры вазыйфаларын да башкарган.

Хисап палатасы ревизорлары игътибарын бертуган Павловскийларның күрелмәгән эшчәнлеге дә җәлеп ителгән. Ачыкланганча, Казан шәһәренең Физик тәрбия һәм спорт комитетының баш бухгалтерының уллары - «Оргсинтез» ААҖ аппаратчысы һәм К.П.Павловский һәм РФ Сбербанкының республика филиалы хезмәткәре И.П.Павловский 2010 елның апреленнән 2014 елның июленә кадәр берьюлы ике урында эшләү ысулы буенча (кайчак хәтта 1,5 ставкага) эшкә урнаштырылган һәм тулы күләмдә Казанның берничә спорт мәктәбеннән берьюлы хезмәт хакы алган.

Әлеге факт ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдиновның игътибарыннан китә алмаган. Ул билгеләп үткәнчә, баш бухгалтер, үзенең турыдан-туры вазыйфаларыннан тыш, тикшерү функцияләрен дә башкарырга тиеш, ә аның урынына үз балаларын урнаштыра. Шуның өстенә ул Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка учреждениеләрнең муниципаль дәрәҗәдә булуларына карамастан министрлык ягыннан тикшерүне әле беркемнең дә чикләмәвен искә төшереп үтте.

Тикшерүләр барышында спорт мәктәпләрен тиешле педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә мәсьәләләр табылды. Аудитор сүзләренчә, Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучыларның 7 вазыйфасында физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә махсус белеме булмаган затлар эшләгән. Мондый хәл тикшерелгән башка учреждениеләрдә дә ачыкланды.

Тулысынча гаебен таныган хәлдә, Казанның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова хәзерге көндә Хисап палатасы актларында күрсәтелгән затлар эштән куылганлыгы һәм якын киләчәктә ул башкарма комитетның ул җитәкләгән коррупциягә каршы сәясәт комиссиясе утырышында барлык бозучылар буенча карар кабул ителәчәге һәм материалларның хокук саклау органнарына юллау мөмкинлеге турында хәбәр итте. Ә аларның берсе – А.А.Григорьевка карата инде җинаять эше ачылган да инде.

Тикшерү материалларында шулай ук гомуми күләме 12,4 млн. сумга бухгалтерлык исәбен һәм хисабын алып бару буенча бозуларның да керүе билгеләп үтелә. Шулай, «Стрела» спорт мәктәбендә 7 млн. сумлык футбол кыры һәм теннис мәйданчыгы исәпкә алынмаган. Сатып алынган «Хендай» автобусының баланс бәясендә дә 3,9 млн. сум хата җибәрелгән. «Смена» БЯСМдә ТР Хоккей федерациясеннән алынган хоккей кирәк-яраклары керемгә язып куелмаган.

Тикшерелгән учреждениеләрдә бухгалтерлык исәбен алып баруда җитешсезлекләр турында дүрт учреждение карамагында булган гомуми бәясе 1 785 млн. сумлык җир кишәрлекләрен бухгалтер регистрында күрсәтмәү фактлары да раслый. С.Колодников әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләрнең дүрт спорт учреждениесе директорлары һәм баш бухгалтерларына карата әлеге фактлар буенча административ протоколлар төзелде.

Тикшерелгән учреждениеләр карамагында булган муниципаль милекне нәтиҗәсез куллану фактлары ачыкланды. Сүз, иң беренче чиратта, үз вакытында аренда өчен түләмәү һәм аның бәясен киметеп күрсәтү турында бара.

Мисал өчен «Смена» балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә «АйДи» ҖЧҖ буфетын оештыру өчен бинаны 2013 елның октябреннән арендалаучы тарафыннан 3,3 мең сум күләмендә түләү кертелгән, бу хәтта бер ай өчен килешү белән билгеләнгән  аренда түләвеннән (4,6 мең сум) кимрәк. Моннан тыш, фирма чынлыкта килешүдә күрсәтелгәннән ике тапкыр тапкыр күбрәк мәйданны биләгән. Тикшерү барышында арендатор тарафыннан бурычның биштән бер өлешен генә кире кайтарылган.

Мондый ук хәл «Ак бүре» БЯСМндә дә ачыкланды. Биредә 2014 елның март-апрель аенда футбол-җиңел атлетика манежы мәйданнарын «АйДи» ҖЧҖ директоры һәм Казан спорт комитеты рәисенең бертуган сеңлесе шәхси эшмәкәр И.Г. Шәйхиеваның җәмәгать туклануы ноктасына арендага биргәннәр.

Тагын бер коммерциячел структура – «Драйв» автомәктәбе – «Смена» БЯСМ балансында торган «Форвард» спорт комплексының автомобильләр туктап тору урыны территориясеннән бушлай файдаланган. Стоянканы автомәктәпкә бирү турында Казанның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты белән килешү дә, аренда килешүе дә һәм спорт комплексы мәйданнарыннан файдаланган өчен тиешле түләүләр дә булмаган.

Ниһаять, тикшерү барышында Вахитов районы БЯСМ балансына булган «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере территориясендә шәхси йорт төзү факты ачыкланды. Хисап палатасы торак төзүгә хокук бирә торган бернинди документ алмады.

Хисап палатасы Коллегиясе тикшерү нштиҗәләре турында мәгълүматны ТР Президентына, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына һәм Казан мэриясенә юлларга карар кылды, ә Хисап палатасы Күрсәтмәсе Казан шәһәре башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитетына җибәреләчәк. Моннан тыш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау министрлыкларына кайбер учреждениеләрнең белем бирүгә һәм медицина эшчәнлеген алып баруга хокук бирә торган лицензияләре булмау турында хәбәр җибәрелде. Тикшерү актлары ТР буенча Эчке эшләр минитсрлыгына һәм республика прокуратурасына китәчәк.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар