28.11.2014

28 ноябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2012-2013 елларда һәм 2014 елның 6 ае өчен Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын һәм җирле бюджет үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре расланды.

Үз чыгышында аудитор Азат Вәлиев ревизия вакытында ачыкланган төзелеш-монтажлау һәм ремонт эшләрен 2,4 млн. сумга арттырып язу фактларын билгеләп үтте. Мәсәлән, районның Үрем авылында су белән тәэмин итүнең урам челтәрен төзү бәясе 790 мең сумга, Жуково торак пунктында күпфункцияле үзәкне төзү 482,1 мең сумга арттырып язылган.

Биотермик базларны капиталь ремонтлау барышында подрядчы тарафыннан башкарлыган эш бәясе 584,3 мең сумга арттырылган. Бу койма тоту, җыелма тимер-бетон капка каркасын һәм юл япмасы җайланмасын монтажлауга кагыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча күпертелгән күләмне киметүгә актлар төзелде, подрядчыларга претензияле хатлар юлланды.

М.Җәлил һәм Мәктәп урамнарында урнашкан йортларда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча алмаштырылган җылылык белән тәэмин итү системасы шәхси җылытуга күчү сәбәпле яңадан сүтелде. Мондый «планлаштыруның» алга карап төзелмәве бюджетка 800 мең нәтиҗәсез кулланылган акчага төште.

Алабирде һәм Жуково авыл җирлекләрендә ревизорлар суүткәргечләр санына чыга алмады. Документлар буенча алар 2010 елда бөтен проект-смета документациясе һәм 4,9 млн. сум күләмендәге калдык белән бергә бәясе дәүләт милегеннән муниципаль милеккә күчерелгән. Әмма җирлек балансында алар юк, ә, авыл җирлекләре башлыклары тәкъдим иткән белешмә буенча әлеге суүткәргечләр бөтенләй юк, проект-смета документлары чынлыкта бирелмәгән. Һәм, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Зарипов билгеләп үткәнчә, биредә милекне урлау факты ярылып ята.

Шулай ук карьерлар өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатка яраштырып кулланмау фактлары ачыкланды. «ФОН» ЯАҖ арендага алган мәйданда балчык тапкан, шул ук вакытта эшләү аренда вакыты беткәннән соң да дәвам иткән. Ә «СтройИнвест» ПМКсы, ком табуны тормышка ашырган чакта, үз мәйданнары чиген узып китеп күршеләргә дә «кереп чыккан».

 Муниципаль берәмлекләрдә үткәргән тикшерү чаралары барышында Хисап палатасы тарафыннан системалы рәвештә җирләрне максаттан тыш куллану һәм биредә сәнәгать һәм чыгару эшләрен законсыз башкару фактлары ачыклана, – диде, фикер алышуны тәмамлап, Алексей Демидов. – Бүгенгесе көндә республиканың кайбер муниципаль районында карьерларны законсыз эшкәртүгә бәйле элек ачыкланган бозулар буенча чаралар күрүнең тулылыгы һәм үз вакытында булуын тикшерү үткәрелә. Һәм, мәсьәләнең актуальлеген истә тоткан хәлдә, җирләрне максатчан куллануну мәсьәләләрен Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышында карарга планлаштырыла.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Тәтеш муниципаль районы башлыгына Коллегия тарафыннан ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Хисап палатасы күрсәтмәсе юлланды. Законсыз карьерлар турында мәгълүмат ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелә. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә республика Прокуратурасына һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенә биреләчәк.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

 

Документлар