22.11.2014

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хисап палатасы командасы бадминтон буенча ярышларда җиңүче булды.

22 ноябрьдә Казан теннис академиясендә үткән турнирда республика министрлыклары һәм ведомстволарының 22 командасы катнашты.

Хисап палатасыннан Мария Вьюгина, Алексей Андреев, Игорь Вилков һәм Дмитрий Максимов, шулай ук команда тренеры Павел Фомин чыгыш ясады.

Һәр команда очрашуы өч ялгыз уеннан – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз уеныннан торды. Безнең команда һәр уенны җиңү белән тәмамлады. Ярышларның төркем өлешендә Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Экология министрлыгы, финалның сигездән бер өлешендә – Югары суд, чирек финалда – Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ярымфиналда – Икътисад министрлыгы, финалда – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларын җиңде.

 

ФОТО

 

Документлар