30.10.2014

30 октябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында «2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты проектына ТР Хисап палатасы Бәяләмәсен Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе вәкаләтләрен башкаручы Альберт Вәлиев тәкъдим итте. 

Аерым алганда, ул бюджет проектында халыкка дәүләт ярдәме саклануын билгеләп үтте. Моңа аерым категория гажданнарны торак белән тәэмин итү керә. А.Вәлиев шулай ук 2016 елдан башлап РФ субъектлары бюджетларына программа принцибына күчәргә туры киләчәген искә төшерде. Озак вакытлы перспективалы программаларны формалаштыруның исә катлаулы процесс булуын һәм монда җитди көч куярга кирәклеген ассызыклады ул.   

 

***

 

V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгышы

 

Хисап палатасы законнары таләпләренә бәйле рәвештә «2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты турында»закон проектына бәяләмә Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Закон проектын экспертизалау нәтиҗәләре буенча салым кертемнәре буенча Татарстан Республикасы бюджетына керем төрләре һәм кертем нормативлары Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезләмәләренә туры килә.

Керем төрләре киселешендә мәгълүмат Хисап палатасы бәяләмәсендә тәкъдим ителә.

Төп салым керемнәре буенча кертемнәр күләме республиканың социаль-икътисадый үсешен тәгаенләү нигезендә формалашкан. Шуңа бәйле рәвештә 2015 елга бюджетның керем өлеше күрсәткечләренә ирешү төп макроикътисадый күрсәткечләр динамикасына бәйле булачак. 

Тәгаенләү Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кабул ителгән икътисадны үстерү вариантларын формалаштыру өчен башлангыч шартларны истә тотып формалаштырылган.

2015 елга бюджет проектында шәхси керемнәр 90,5% тәшкил итә.

Кире кайтарылмый торган кертемнәр күләме федераль бюджет проектында республика өчен каралган күрсәткечкә туры килә һәм 2015 елга 12 млрд. 600 млн. сум булыр дип көтелә.

Узган елларда бюджет үтәлеше бюджетара трансфертлар күләменең ел барышында ачыклануын күрсәтә. Шулай, 2013 елда федераль бюджеттан чынлыкта килгән чаралар беренчел расланган күрсәткечне 3,3 мәртәбә артып киткән, агымдагы елда – 2,1 мәртәбә.

Россия Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, 2015 елга федераль бюджет проектында Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары арасында трансфертларның гомуми күләменнән 68,6%, шул исәптән субсидияләр 18,9% бүленгән.

2015 елга республика бюджетында финанслаштыруга чаралар 2 млрд. 13 млн. 600мең сум күләмендә каралган.  

2015-2017 елларга бюджетның чыгым өлеше буенча мәгълүмат шулай ук Хисап палатасы Бәяләмәсендә тәкъдим ителгән.  

Бюджет законнары таләпләренә бәйле рәвештә закон проекты белән Татарстан Республикасы чыгым йөкләмәләрен финанс яктан тәэмин итү, шул исәптән барлык халык алдындагы норматив йөкләмәләрне үтәүгә чаралар каралган. Тәкъдим ителгән бюджет проекты халыкка дәүләт ярдәме чаралары комплексын саклауны тәэмин итә. Бу аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә дә карый. Аерым алганда, ятим балаларга торак урыны бирүгә, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшыртуга акчалар карала.

Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру белән бәйле чараларга 2015 елга «Гомумдәүләт мәсьәләләр» бүлеге буенча 5 млрд. 659 млн. 214 мең сум күләмендә бюджет акчалары каралган.

Татарстан Республикасы дәүләт милке социаль һәм инженер инфраструктурасына капиталь ремонт һәм инвестицияләргә 2015 елга бюджетта 9 млрд. 625 млн. 102 мең сум күләмендә чыгымнар каралган, алар бюджет үтәлеше вакытында тармак принципы буенча бүленәчәк һәм чыгымнар классификациясенең туры килә торган бүлек һәм бүлекчәләре буенча беркетеләчәк.  

РФ субъектлары бюджетларының программалы принципка мәҗбүри күчүе 2016 елдан башланачак дип планлаштырыла.

2015 елга ббюджет чыгымнарында 25 дәүләт программаларын тормышка ашыруга гомуми күләме 106 млрд. 456 млн.сум акча каралган.  

Озак вакытлы перспективага программа формалаштыру – катлаулы процесс, федераль программаларны истә тотып эшләнә торган региональ программалар җитди тәнкыйтькә дучар ителә. Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе фикере буенча, «Дәүләт программалары бюджет формалаштыру һәм үтәлешендә тулы кыйммәткә ия һәм нәтиҗәле инструмент буларак каралмый, һәм монда зур тырышлык куярга кирәк».

Алай булса да, дәүләт программалары кысаларында финанслана торган Татарстан Республикасы бюджет чыгымнары күләме 2014 ел белән чагыштырганда артачак. Шулай итеп, агымдагы елда дәүләт программалары өлешенә барлык чыгымнарның – 23,1%ы, 2015 елда исә 69,6%ы туры киләчәк. Программалар рәте буенча 2015-2017 елларга бюджет проектында каралган бюджет акчалары һәм программаларның үзләре раслаган финанс күләмнәре тәңгәл килми һәм аерым чаралар, аларның үтәлеш күрсәткечләре һәм индикаторларын үзгәртү кирәклеге ачык күренеп тора.

 

Хөрмәтле депутатлар!

Хисап палатасы Бәяләмәсендә киләчәк бюджет чорының төп аспектлары чагылган, чыгымнарның төрләре һәм классификация бүлекләре, бюджетара мөнәсәбәтләнең финанс төзелеше, дәүләт бурычы күләме буенча мәгълүмат тәкъдим ителгән. Шулай ук Закон проектының икенче укылышына бюджет классификациясен куллану белән бәйле төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә.

2015 елга һәм планлы вакытка Татарстан Республикасы бюджеты балансланган: фаразлана торган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан кертемнәр күләме фаразланган чыгымнарны башкаруны тулысынча тәэмин итә. 2015-2017 елларда бюджет дефициты бюджет законнарында каралган чикләүләрдән артмый. 

Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча, Хисап палатасы билегләп үткәнчә, «2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллар планлы вакытына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы закон проекты бюджет формалаштыруга һәм аның эчтәлегенә законнар буенча каралган таләпләргә туры килә. 

 

Документлар