16.10.2014

13 нче октябрьдән 15 нче октябрьгә хәтле Чиләбе һәм Снежинск шәһәрләрендә (Чиләбе өлкәсе)Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков катнашында “Финанс дисциплинасын ныгыту, финанс бозуларын кисәтү һәм бюджет системасы югалтуларын булдырмау тәҗрибәсе» темасына регионара киңәшмә һәм РФ муниципаль тикшерү-хисап органнары Берләшмәсе Президиумы утырышы узды.

Киңәшмә  катнашучылары дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүен оештыру тәҗрибәсе белән алышты. Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы, Россия муниципаль тикшерү-хисап органнары Берләшмәсе рәисе Владимир Катренко үзенең докладында дөрес оештырылган тышкы һәм эчке тикшерү системасы хаталардан сакланырга һәм бюджет сферасында чиктән тыш файдаланулардан булыша, “риск зоналарын” һәм потенциаль җитесзелекләрне бетерү мөмкинлекләрен билгеләргә, һәм шулай ук коррупциягә каршы тору буенча чараларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән резолюциядә тышкы һәм эчке дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнарына берничә тәкъдим бирелә шулай ук бюджет канун җыелмасы, контракт системасы тарафыннан билгеләнгән нормалар һәм кагыйдәләр, бюджет хокук бозуларын идарә итүче башка норматив хокукый актлар таләпләрен тайпылышсыз саклауга бюджет процессының барлык катнашучы көчләрен берләштерү кирәклеге билгеләп үтелә. Тикшерү-хисап органы эше турында бердәм хисап формасын булдыру максатыннан Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советына мөрәҗәгать итергә карар кылынды.

Снежинскидагы Россия МТХО Берләшмәсе Президиумы утырышында тышкы муниципаль финанс тикшерүе эшләве мәсьәләләренә кагылышлы сораулар каралды. Алар арасында – сатып-алу өлкәсендә аудитның актуаль мәсьәләләре, бу өлкәдә муниципаль тикшерү-хисап органнарына тикшерү вәкаләтләрен бирүнең законлы булуы, муниципаль оешмаларда 7.05.2012 ел Россия Федерациясе Президенты указларын башкару барышын тикшерүдә  муниципаль тикшерү-хисап органнарының катнашы, күрсәтмәләрне (боерык, юллама, карарларны) башкармау очракларында РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 19.5 маддәсе нигезендә эшләрне кузгатуны тикшерү-хисап органнары эшләре практикасына кертү мөмкинлеге һ.б.

 

 

Документлар