15.10.2014

14 нче октябрь көнне Татарстан Хисап палатасына Красноярск крае Хисап палатасы аудиторы Татьяна Алешина килә.

Аның килүе 2019 елда Красноярскта үтәсе 29 нчы Бөтендөнья кышкы универсиада белән бәйле, Себер коллегалары Казанда 2013 елда үткән Җәйге студент уеннарын әзерләү һәм үткәрүне күзәтү астында тоту буенча Татарстан Хисап палатасы тәҗрибәсе белән кызыксына.

Татарстан Республикасы бюджетыннан Универсиада-2013 бергәләп финанслау программасы буенча бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерү буенча аудитор юнәлешен җитәкләгән ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлеев Татьяна Алешинаны тикшерү чараларының төп мәсьәләләре һәм аларның заман аралыгы белән таныштырды, Казанда үткән Бөтендөнья универсиадасын әзерләү һәм үткәрүне тәэмин итү максатыннан республика дәрәҗәсендә кабул ителгән хокукый актлар исемлеген күрсәтте. Ә спорт объектлары һәм  Бөтендөнья студент уеннары инфраструктурасы буенча экскурсиядән кунак Универсиада мирасы бүгенге көндә ничек кулланылганын күрә.

Моннан тыш, ТР ХП оешуына 10 ел тулу уңаеннан әзерләнеп, ТР Хисап палатасы фотогалереесында үткәрелгән презентация һәм видеофильмны карау Т.Алешинага Татарстан Хисап палатасы тарихы үсеше турында күп нәрсәләр белергә ярдәм итте.

 

ФОТО

Документлар