11.10.2014

11 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.

2011 елда башланган бу акция гадәти күренешкә әйләнде һәм бөтен республика буенча үткәрелә. Аның максаты булып – республиканың урман байлыкларын торгызу гына түгел, ә гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын яшел утыртмаларны саклау мәсъәләләренә юнәлтү тора.

Хисап палатасы хезмәткәрләре агачларны Кадышево поселогы янындагы урманда утыртты. Алар тарафыннан 170 нарат һәм карагач утыртмалары утыртыла.

 

ФОТО

Документлар