09.10.2014

9 нчы октябрь көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов җитәкчелеге астындагы утырышта Мамадыш муниципаль районында соңгы 2,5 ел эчендә бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карап үтте.

Тикшерү чарасы турында мәгълүмат белән Хисап палатасы Рәисе урынбасары Алберт Вәлеев чыгыш ясады.

Тикшерү хисабында 2012 һәм 2013 елларда торак фондында җылылык белән тәэмин итү системасында ремонт үткәрелүе турында әйтелә. Ләкин 2012 һәм 2014 елларда ул өйләр барысы да стенадагы икеконтурлы казанлы шәхси ягулыкка күчерелә. Тикшерүне җитәкләгән А.Вәлеев уйлавынча, нәтиҗәдә бюджет чараларын файдасыз сарыф итүгә китергән үзара килешү булмау күренеп тора.

Җирле салым түләүчеләргә Хисап палатасы белән бергә якларның үзара аңлашуы булмавына  һәм Мамадышта чистарту корылмаларын төзү очрагында муниципаль бюджет ни өчен өстәмә чыгымнар ясарга тиеш икәненә зарланырга вакыт. Заказ бирүчесе ТР ИТБИ булган объект төзелеше 2006 елда башланып китә. Ләкин тикшерү вакытына 19,6 млн. сум гына үзләштерелә, ә сметаның калдык бәясе 242 млн. сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, Хисап палатасы тикшергән чорда гына да Мамадыш исполкомының күрсәтелгән объектны саклауга чыгымнар 679,6 мең сум тәшкил итә.

Ревизорлар шулай ук муниципаль милекнең, һәм 2012-2013 елларда җитештерелми торган энергия байлыклары чыгымнарын түләүнең  файдасыз кулланышын һәм район берләшмәләре учрежденияләрендә энергия белән тәэмин итү чыгымнарын киметүдә икътисади акланган чаралар булмавын билгеләп үттеләр.

Тикшерү материалларында кайбер объектлар буенча төзелеш-ремонт эшләренең түбән сыйфатлы булуы билгеләнде. Шул ук вакытта Түбән Таканыш авылы Мәдәният йорты төзелешен тәмамлауда һәм Мамадыш шәһәрендә торак фондына капиталь ремонт барышында кайбер подрядчылар (“Электро-техник монтаж” ҖЧҖ, “Импульс-строй” ҖЧҖ) үз эшләренең бәясен арттырырга да оялмаган.

Утырышта катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов әйтүе буенча, күрсәтелгән кисәтүләр буенча подрядчылар тарафыннан өй эшләре эшләнгән, күпчелек таләпләр җиренә җиткерелә. Хәер, чаралар башка юнәлешләрдә дә күрелә: күпчелек өлеше бухгалтерлык исәбе белән бәйле булган 84% күләмендә бозулар бетерелә.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Мамадыш муниципаль район башлыгына Хисап палатасы юлламасы, шуңа туры килгән мәгълүмат – ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгына җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

 

ФОТО

Документлар