09.10.2014

9 нчы октябрь көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелеге астындагы утырышында 2012-2013 елларда Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллану һәм Алексеевск муниципаль районы җирле бюджетын үтәүнең кайбер аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

9 нчы октябрь көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелеге астындагы утырышында 2012-2013 елларда Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллану һәм Алексеевск муниципаль районы җирле бюджетын үтәүнең кайбер аерым мәсьәләләрен тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Тикшерү эшләре белән җитәкчелек иткән аудитор Азат Вәлеев әйтүе буенча муниципаль районда элек үткәрелгән тикшерүләр барышында ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр буенча чаралар күрелгән. Шул ук вакытта аерым юнәлешләр буенча бозулар һәм җитешсезлекләр әле кала бирә, аерым алганда, муниципаль милек, җир байлыклары белән файдалануда.

Объектларны төзү, яңартып төзү һәм капиталь ремонт ясау барышында муниципаль контрактлар буенча 6,5 млн. сум күләмендә эш бәясен күтәрүгә юл куела.  Бу сумманың өчтән бер өлеше Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлык территориясендә алып барылган эшләр буенча район исполкомы һәм “РАФ” ҖЧҖ арасында 18,2 млн. сумга килешенгән өч контрактка туры килә. Шулай итеп, комның бәясе компенсацияне хисапка алганда 714,84 сум./куб.м, ә сметада исә “кубның” бәясе 549,9 сум булып бара.

Райисполкомом һәм “Алексеевск су каналы” ААҖ арасында 6,5 млн. сумга килешенгән муниципаль контракт буенча Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының көнбатыш өлешендә алып барылган канализацион челтәрләр төзелеше барышында башкарылган эш бәясен 2 млн. сумннан артыграк суммага күтәрү ачыклана.

Аудитор сүзләре буенча, әле тикшерү тәмамланганчыга хәтле ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелә, элек исәпкә алынмаган һәм өстәмә эш күләмнәре алына, чараларның бер өлеше бюджетка кайтарыла.

Утырышта чыгыш ясаган Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков “Су каналының” мөдире алышынуы турында хәбәр итте.

Алексеевск аграр колледж җитәкчесе дә алышына, анда бухгалтерлык хисабында 2012-2013 еллар өчен бюджеттан тыш эшчәнлек буенча керемнәрнең күрсәтелмәгән суммасы 2,9 млн. сумны тәшкил итә. Тикшерү күрсәтүе буенча, акчалар расчет исәбенә күчерелми, касса аркылы сарыф ителә. Әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында протоколлар төзелә.

Тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр буенча чаралар күрү өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгына Хисап палатасы юлламасы җибәрелә.

Шундый ук документ “Алексеевск аграр колледжы” урта һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф уку йортына, ә шуңа туры килгән мәгълүмат – ТР Фән һәм мәгариф министрлыгына адреслана.

Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар