21.09.2014

21 нче сентябрь көнне Хисап палатасы хезмәткәрләре “Милләт кроссы – 2014” Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Традицион йөгерүләр “Казан-Арена” стадионы кырыендагы мәйданда үтте.

“Милләт кроссы” – җәйге спорт төрләреннән иң масштаблы массалы спорт чарасы. Республика башкаласы белән беррәттән массалы йөгерүләр илнең тагы 79 шәһәрендә үтте.

Казанда 2,5 км дистанциясенә иң массалы йөгерүгә 24 меңнән артык казан-укучылары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, югары һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентлары, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чыкты.

 

ФОТО

Документлар