19.09.2014

19 нчы сентябрь көнне ТР Дәүләт Советында “Россия Федерациясе кагыйдәләр җыелмасы үзгәрү шартларында тышкы финанс тикшерүен тормышка ашыру һәм үсеш перспективалары практикасы” темасына, Идел буе федераль округына керә торган Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Аны ачып, Идел буе федераль округы РФ Хисап палатасы каршында тикшерү-хисап органнары Советы бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Россия Федерациясе кебек үк, инновацион җитештерүне үстерүгә юнәлгән Татарстан Республикасы икътисады векторлары турында кыскача сөйләп үтте. “Мондый шартларда финанс тикшерүе аеруча мөһим. Без үзебезнең эшебезне куелган бурычларга туры китереп төзергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

А.Демидов Татарстан Хисап палатасының аерым юнәлешләрендәге эше хакында хәбәр итте, аерым алганда – бюджет чараларын файдалы куллануга аудит. Шулай ук ул хокук саклау органнары һәм тикшерү һәм күзәтчелек ведомстволары белән конструктив үзара бәйләнештә булу, вакытында мәгълүмат алышу Хисап палатасына йөкләнгән вәкаләтләрне тулысынча тормышка ашыруга булыша, дип билгеләп үтте.

Татарстан Президенты исеменнән киңәшмәдә катнашучыларга Дәүләт Советы Председателе Фәрид Мөхәммәдшин мөрәҗәгать итте.

- Сезнең үткен игътибарыгыз астында иң мөһим региональ проектлар тормышка ашырыла – торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән башлап спорт өлкәсенә хәтле, - дип билгеләде ул. – Барысының да вакытында ясалуы, уңайлы һәм ышанычлы булуы да  - Сездән тора.

Парламент җитәкчесе әйтүе буенча, Россия субъектлары хисап палатарының роле, ил Хисап палатарыныкы кебек үк, елдан ел үсеп бара. Субъектларның теге яки бу формада мондый институтларны булдыруы, закон кабул итү органнарына бюджетны булдырганда һәм барлык дәрәҗәдә аны тормышка ашыруда нык ярдәм итә. Татарстан тикшерү-хисап органы булдырып, аңа җитди вәкаләтләр йөкләгән һәм зур финанс мөстәкыйльлек биргән.

“Хисап палатасы – республика бюджетын гадел һәм актуаль үтәү максатына ирешүдә безнең яклы”, - дип әйтте соңыннан Фәрид Мөхәммәтшин, һәм бюджеттагы бер үзгәреш тә тикшерү-хисап палатасының җентекле йомгаклавыннан башка үтми, дип өстәп куйды.

Методология мәсьәләләре буенча Совет комиссиясе Рәисе һәм РФ Хисап палатасы каршында ТХО Советы Президиумы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе Хисап палатасы башлыгы Игорь Егоров үзенең чыгышында тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген методологик тәэмин итү мәсьәләләренә кагылып китте. Ул бозуларның бердәм классификаторы проекты өстендәге эш турында сөйләде, анда төзелеш һәм торакка капиталь ремонт ясау өлкәсендәге бозулар бүлеген кертү планлаштырыла.

Киңәшмә катнашучылары билгеләп үтүе буенча, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары эшчәнлегенә бюджет чараларын нәтиҗәле куллану аудитын кертү өчен Россия субъектлары тикшерү-хисап органнары ягыннан зур ярдәм кирәк.

“Программа бюджеты шартларында бюджет чараларын нәтиҗәле сарыф итүгә тышкы финанс тикшерүе” темасына багышланган чыгышында Чуашстан Республикасы Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Татьяна Минина хәбәр итә: республикада 15 республика программасы һәм 96 кече программа эшли һәм аларга экспертиза үткәргәндә палата Татарстан һәм Мәскәү хезмәттәшләре тәҗрибәсенә таяна.

Финанс бозуларын кисәтү һәм бюджет системасы югалтуларын булдырмау актуальлеге турында Чиләбе өлкәсе Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Эдуард Тарасов сөйләде. Ул бюджет системасы югалтуларын булдырмау методикасы эшләнгән Чиләбе тәҗрибәсе турында сөйләп үтте.

Ачыклана торган финанс бозулар һәм җитешсезлекләрне квалификацияләүгә бердәм караш булдыру, бюджет югалтуларын булдырмау буенча кисәтү эшчәнлеген оештыру буенча прогрессив тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату темасы кузгатыла.

Киңәшмәдә тышкы һәм эчке финанс тикшерү органнарының тыгыз үзара бәйләнеше, аларны тикшерү планнарын (җыелма планнарын) үзара килештерү, тикшерү чараларының нәтиҗә мәгълүматларына берләшкән базалар төзү финанс-бюджет өлкәсендә тикшерү эшчәнлегендә кабатлауны булдырмауга булышлык итәр дигән фикер әйтелде.

Финанс дисциплинасы дәрәҗәсен күтәрү, бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануда коррупцион куркынычларны булдырмау күбесенчә эчке финанс тикшерүе һәм эчке финанс аудитының бюджет чараларын баш идарәчеләре тарафыннан нәтиҗәле оештыруыннан тора, дип ассызыкланды. Үз чиратында, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова эчке дәүләт финанс тикшерүе буенча Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең яңа вәкаләтләре турында сөйләде.

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товар, эш, хезмәтне сатып-алу өлкәсендә аудит барышында туа торган авыр мәсьәләләр турында Россия гадел хөкем академиясенең гражданнар хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Елена Ковалькова сөйләде.

Сатып-алу аудиты нинди булырга тиеш дигән темага үз фикерен РФ Хисап палатасы каршында тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы, Мәскәү Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Виктор Двуреченских әйтте. Аның сүзләре буенча, башкала ТХПда сатып-алу аудитына мәгълүмат аудитына караганча карыйлар, шул максаттан махсус Мәгълүматны эшкәртү үзәген төзиләр һәм сатып-алу аудиты белән бәйле һәркем белән регламентны эшләгәннәр.

Киңәшмә катнашучылары бюджет кагыйдәнамәсе үзгәрү шартларында тышкы һәм эчке финанс тикшерү органнарының эшчәнлеген хокукый, методик һәм мәгълүмати тәэмин ителешен камилләштерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Россия Федерациясе Бюджет кодексында, аерым кагыйдәнамә актларында булган үзгәрешләр һәм “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товар, эш, хезмәтне сатып-алу өлкәсендә контракт системасы турында” №44-ФЗ Федераль законы кабул ителү уңаеннан  “Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берләшмәләренең тикшерү-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында” №6-ФЗ Федераль законына туры килә торган үзгәрешләрне кертергә кирәклеге турында тәкъдим белән Россия Федерациясе Хисап палатасы каршында тикшерү-хисап органнары Советының Хокукый комиссиясенә мөрәҗәгать итергә дигән карар кабул ителде. ТХО Советының Хокукый комиссиясен җитәкләүче В.Двуреченских бу тәкъдимне хуплады.

 

ФОТО

Документлар