29.08.2014

29 нчы август көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов җитәкчелегендә Ютазы муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү, шулай ук Яшел Үзән районында мәктәп туклануын оештыруны тикшерү нәтиҗәләрен карап үтте.

Тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудиторлар Сергей Колодников һәм Илнур Мөбәрәков чыгыш ясады.

Күрелгән чаралар турында хисап белән башкарма комитет җитәкчеләре Андрей Подовалов (Ютазы районы) һәм Сергей Егоров (Яшел Үзән районы) чыгыш ясады. А.Подовалов әйтүе буенча, ачыкланган бозуларның күпчелеге (гомуми күләмнән 87%) тикшерү барышында бетерелә.

Коллегия эшендә Татарастан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов катнашты.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына, ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә, ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә Федераль хезмәт идарәсенә җибәрелә.

Яшел Үзән районында мәктәп туклануын оештыруны тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетына җибәрелә.

ФОТО

Документлар