07.08.2014

7 нче август көнне Татарстан Хисап палатасына Рязань өлкәсенең Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Валерий Ионов килде.

Коллегия әгъзалары һәм бүлекчәләр җитәкчеләре белән очрашу вакытында кунакка Хисап палатасының оешуына 10 ел тулу уңаеннан әзерләнгән Хисап палатасы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәтелә.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм очрашудагы аудиторлар кунакка эксперт-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлегенең төп юнәлешләре, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион совет эшчәнлеге, Татарстан Республикасы Хисап палатасының муниципаль тикшерү-хисап органнары белән үзара бәйләнеше турында сөйләделәр.

Валерий Ионов әйтүе буенча, Татарстан тәҗрибәсе Рязань өлкәсе Тикшерү-хисап палатасына бик кызыклы. Очрашу барышында бюджет кануннарында, хокук саклау органнары белән үзара бәйләнешне оештыруда, дәүләт программаларына экспертиза үткәрү буенча үзгәрешләр булу уңаеннан катнашучылар дәүләт финанс тикшерүенең көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ФОТО

Документлар