30.07.2014

30 нчы июль көнне Татарстан Хисап палатасы Алексей Демидов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенә Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән чараларның максатлы һәм файдалы кулланылу нәтиҗәләрен карап үтте.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудитор Илнур Мөбәрәков чыгыш ясады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрелгән чаралар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Федор Батков тапшырды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Коллегия Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенә ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен Хисап палатасы юлламасын җибәрергә карар кылды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак – “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.

ФОТО

Документлар