30.07.2014

30 нчы июль көнне Алексей Демидов җитәкчелеге астында үткән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан энергетик байлыкларны куллануда бюджет чараларын файдалы сарыф итүгә аудит нәтиҗәләре каралды.

Файдалылык аудиты нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудитор Сергей Колодников чыгыш ясады. Күрелгән чаралар турында хисап белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шарапов чыгыш ясады.

Файдалылык аудиты нәтиҗәләре буенча Коллегия Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Хисап җибәрергә карар кылды. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен юллама җибәрелә. Файдалылык аудиты материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

ФОТО

Документлар