Тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудитор Сергей Колодников чыгыш ясады. Күрелгән чаралар турында хисап белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Сидорова һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының планлаштыру һәм финанслау идарәсе җитәкчесе Илдар Хаяров чыгыш ясадылар.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча Коллегия Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Хисап җибәрергә карар кылды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.
Тулырак – “Тикшерүләр турында мәгълүмат” бүлегендә.
ФОТО
