29.07.2014

29 нчы июль көнне Татарстан Республикасы Хисап палатасы республиканың Алексеевск муниципаль районы “Забота” ятим балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен Татарстан Республикасы Милли музеен карау белән бергә Татарстан башкаласына экскурсия оештырды.

Балалар гасырлар буена кеше тормышын, техник чаралар һәм җәмгыятьнең рухи мәдәният үсешен билгели торган, табигать фасылларының календарь ритмын чагылдырган һәм экологик юнәлештә булган “Ел фасыллары” күргәзмәсен карадылар. Балалар Татарстан табигате, аның үсемлек һәм хайваннар дөньясы үзенчәлекләре белән танышты, шулай ук республика Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре турында белде.

Ятим балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казан Кремле буенча йөрде, Благовещенск  соборын карады һәм Казандагы мавыктыргыч сәяхәт турында истәлекле фотолар ясады.

 

ФОТО

 

Документлар