28.07.2014

23 нче июльдән 26 нчы июльгә хәтле Казанда үткән җиңел атлетика буенча Россия Чемпионаты барышында Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары спортчыларга актив рәвештә булышып, Үзәк стадион трибуналарында “җан атып утырдылар”

4 көн эчендә 38 комплект медаль уйнатыла. Ярышларда илнең 65 регионыннан 980 спортчы катнашты.

Хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүдә иң яхшы нәтиҗәне Дарья Клишина (6,90 м) күрсәтте. Колга белән сикерүдә яңа шәхси рекорд белән 2014 елда бинада дөнья чемпионатының көмеш призеры Анжелика Сидорова (4,70 м) Россия чемпионы булды. Ирләр шул ук дисциплинада бик югары нәтиҗәләр күрсәтте. Берьюлы 7 кеше 5,61 м һәм югарырак биеклекне алды, һәм һәр өч призер да 5,70 м билгесендә туктады. Ике атлет чемпион булды, Илья Мудров һәм Сергей Кучеряну.

Чемпионатның ике катлы призеры булып спринтер Константин Петряшов (200 метрга алтын һәм йөз метрда көмеш), урта дистанцияләргә йөгерүче Светлана Карамашева (1500 метрга алтын һәм 800 метрга көмеш) калды.

Россия җыелма командасы лидерларын барысын финалда 11,31 нәтиҗәсе белән узып, Россиядә 18 яшькә кадәр кызлар арасында 100 метр дистанциясендә яңа рекордны 17 яшьлек Кристина Сивкова куйды һәм үзенә Европа чемпионатында катнашуны яулады.

Спортчыларның җиңүләре Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләрен киләчәктә дә актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә этәргеч бирде.

ФОТО

Документлар