Тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр белән аудитор Илнур Мөбәрәков чыгыш ясады. Күрелгән чаралар турында хисап белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге мөдире Олег Кривцов чыгыш ясады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Коллегия ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен: Хисап палатасы юлламасын – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, мәгълүматны – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына җибәрергә карар кыла.
Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.
