27.06.2014

27 нче июль көнне республика парламентында Татарстан Республикасы тикшерү-хисап органнары Советының чираттагы утырышы узды.

Катнашучылар агымдагы эшчәнлек мәсьәләләрен һәм “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” №44-ФЗ Федераль законын тормышка ашыру белән бәйле булган аеруча авыр аспектларны тикшерделәр.

Үзенең чыгышында ТР ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов хәзерге чор шартларында тышкы финанс тикшерү органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге ачыкланган бозулар күләме белән генә бәяләнергә тиеш түгел, дип ассызыклап үтте. Беренче планга зур вәкаләтләр арсеналы булган тикшерү-хисап органнары тарафыннан бозуларны булдырмау һәм аларны барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү өчен барысы да эшләнәме икән, дигән сорау чыга. Күптән түгел Перьмдә үткән Россия Федерациясенең муниципаль тикшерү-хисап органнары Берләшмәсенең XIII конференциясендә аның җитәкчесе Владимир Катренко бу сорауга игътибарын юнәлтте.

2013 елда республиканың муниципаль тикшерү-хисап органнары 777 тикшерү уздыра, шулар нәтиҗәсе буенча чаралар күрелә һәм 1 893 млн. сум күләмендә муниципаль берәмлекләр бюджетларына акчалар кайтарыла. Агымдагы елның 5 ае эчендә 234 тикшерү-ревизия чарасы үткәрелә, җирле бюджетларга 1 720 млн. сум күләмендә акчалар кайтарыла.

2013 елда Казан, Әлмәт, Буа, Мамадыш муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталары аеруча нәтиҗәле эшли.

Шулай            ук Баулы, Балтач, Сарман, Кама Тамагы, Балык Бистәсе муниципаль районнары палаталары да үзләренең эш нәтиҗәлелеген арттыралар.

Шуның белән беррәттән, Апас, Биектау һәм Яшел Үзән, Теләче муниципаль контролерлары әлегә бар көченә эшләми – алар ачыкланган бозулар буенча чаралар күрми һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына акчаларны кайтармыйлар.

Арча муниципаль районы тикшерү-хисап палатасы агымдагы елның 5 ае эчендә күргән чара һәм җирле бюджетка кайтарган акча күләме бары тик 2 мең сум тәшкил итә(ачыкланган бозуларның гомуми күләменнән 0,2%). 7 ел эчендә районда ТХПда 4 җитәкче алышына. Яшел Үзән районында 8 ел эчендә 6 рәис алашына, Кайбычта – 5, Актанышта – 4, Баулы һәм Биектауда – 3әр.

- Муниципаль берәмлекләрдә комплекслы тикшерүләр алып барганда Татарстан Хисап палатасы ел саен җирле бюджет чараларын куллануда шактый күләмдә бозулар ачыклый, ә аларны булдырмау күбесенчә сездән, сезнеэ эш сыйфатыннан тора, - дип ассызыклады Алексей Демидов.

Алдарак ТР Хисап палатасы җитәкчесе бюджет канун җыелмасындагы үзгәрешләргә һәм бюджет чараларын экономияле һәм нәтиҗәле куллануны билгеләүгә юнәлгән аудит файдалылыгының мәҗбүрилегенә игътибар итте.

“Әгәр элек бары тик кайбер тикшерү-хисап органнары гына инициатив рәвештә үзләренең тикшерү эшчәнлекләренә нәтиҗәлелек аудитын кертергә тырышсалар, бүгенге көндә – бу безнең туры вазыйфабыз. Каралган вәкаләтләр тиешенчә үтәлмәгән очракта прокуратура органнарыннан дәгъвалар да булырга мөмкин”, - дип әйтте ул.

Үткәреләсе нәтиҗәлелек аудитының төп юнәлешләре турында үзенең чыгышында ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлеев сөйләде.

Узган елда Баулы муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы, муниципаль учрежденияләрне электр- һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелгән, бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлек аудитын тәмамлый. Шушы ук тематика буенча нәтиҗәлек аудитын Балтач һәм Балык Бистәсе районнары ТХП үткәрергә планнаштыра. Югары Ослан районы Палатасы муниципаль программаларны тормышка ашыруга юнәлгән бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлек аудитын үткәрергә максат итеп куя.

Бу елда эстафетага шулай ук Зәй муниципаль районы тикшерү-хисап палатасы да кушылырга ниятли, чираттагы аудитка Казан тикшерүчеләре дә керешәчәк.

Уңышлар да, авырлыклар да урын алган көндәлек эше турында Мамадыш муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Фәнил Низамиев сөйләде.

Әлбәттә, хезмәткәрләрнең аз санлы булуын истә тотып, нәтиҗәлек аудиты кебек чараларны үткәрү җиңел түгел, дип билгеләп үтте ТР Хисап палатасы җитәкчесе. Шуңа күрә тагын да билгеле ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы бу елны, үзара бәйләнешне арттыруга юнәлгән,тагын бер адым ясый – Хисап палатасы барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары тикшерү-хисап органнарына үзенең куратор-белгечләрен беркетә.

Утырышта шулай ук муниципаль учрежденияләр һәм оешмалар эшчәнлегендәге күп бозулар һәм җитешсезлекләр эчке финанс тикшерүенең нәтиҗәлелеге җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйле булуы билгеләп үтелә. Шуның белән беррәттән, узган елның август аеннан эчке финанс тикшерүен һәм эчке финанс аудитын башкару мәҗбүри санала. Бу яздан эчке финанс тикшерүен һәм эчке финанс аудитын башкару буенча республика Кагыйдәләре раслана.

Шул уңайдан, методик ярдәм буларак Татарстан Республикасы Хисап палатасы җирле бюджетлар дәрәҗәсендә эчке финанс тикшерүне һәм аудитны башкару Кагыйдәләре проектын әзерли, ул якын арада республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә җиткереләчәк. Һәр муниципаль берәмлек үзенең оештыру төзелешен истә тотып әзерләнгән документны куллана ала.

Узган ел ахырыннан кайбер муниципаль ТХОна җирле органнар хакимиятеннән сатып-алу өлкәсендә тикшерү-хисап палаталарына тикшерү вазыйфалары йөкләнә.

Республиканың күпчелек муниципаль районнарында тикшерү-хисап органы, барлык тышкы финанс тикшерүе вәкаләтләрен башкаручы, бер хезмәткәр – рәистән торуын игътибарга алсак, сатып-алу өлкәсендә тикшерү вазыйфаларын да йөкләү күтәрә алмаслык була.

Әлеге катлаулы коллизияне аңлатырга ТР ТХО Советына махсус чакырылган Татарстан Республикасы Прокуратурасының салым һәм финанс канун җыелмасын үтәүгә күзәтчелек итү буенча бүлекнең өлкән прокуроры Сергей Урванцев ярдәм итте. Аның хәбәр итүе буенча, республика күзәтчелек органында барлыкка килгән авырлык турында беләләр, аны игътибар белән анализлыйлар һәм район Советлары кабул иткән караларны хаталы дип саныйлар. “РФ Генераль прокуратурасына безнең тарафтан, нәтиҗәләрне дәлилләү өчен, тиешле хат җибәрелә”, - дип әйтте С.Урванцев.

Хисап палатасының юридик бүлек мөдире София Козина үзенең чыгышында, соңгы арада хезмәттәшләреннән килгән, көнүзәк сорауларга җавап бирә, актуаль темалар буенча консультацияләр бирә һәм кирәкле тәкъдимнәр ясый, шулар арасында бюджет канун җыелмасындагы соңгы үзгәрешләр һәм административ хокук бозуларның яңартылган составын гамәлдә куллану буенча.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре күрсәткәнчә, муниципаль берәмлекләр бюджетларын формалаштыру һәм үтәү барышында финанс дисциплинасын ныгытуда, муниципаль милек белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыруда шактый резервлары бар, дип саный А.Демидов. Ул муниципаль тикшерүчеләрне түбәндәге иң мөһим эш юнәлешләренә игътибарларын юнәлтергә чакырды:

-   муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә эчке финанс тикшерүе һәм эчке финанс аудитын башкару тәртибен регламентлаштыручы норматив документларны әзерләүдә булышлык күрсәтү;

- муниципаль сатып-алу өлкәсендә аудит үткәрү;

- муниципаль программа проекларына экспертиза үткәрү һәм киләчәктә аларны тормышка ашыруда тикшерүләр алып бару.

Һәм монда Хисап палатасының экспертиза һәм методология идарәсе мөдире Лариса Мансурованың, үзенең республика дәүләт программалары экспертизасы өстендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, чыгышы бик файдалы булды. Моннан тыш утырыш катнашучыларына, 2014 елның маенда РФ Хисап палатасы Коллегиясе раслаган, сатып-алу өлкәсендә аудит үткәрү буенча Методик тәкъдимнәр тапшырыла.

ТХО Советының йомгаклау өлеше булып, “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” №44-ФЗ Федераль законын тормышка ашыру белән бәйле булган аеруча авыр булган мәсьәләләрне аңлату өчен махсус чакырылган, Россия гадел суд академиясенең гражданнар хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Елена Ковалькова чыгышы булды.

 

ФОТО

 

 

Документлар