20.06.2014

20 нче июнь көнне Татарстан Хисап палатасына Россия МТХО Берләшмәсенең Ревизия комиссиясе әгъзасы, Таймыр Долгано-Ненецк муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Иосиф Ярошук һәм Россия МТХО Берләшмәсенең фәнни-методик комиссия әгъзасы, Сыктывкар шәһәр округы муниципаль берәмлегенең Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Ольга Рожицына килә.

Себер хезмәттәшләре белән очрашуда Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов хакимият органнары, прокуратура белән үзара бәйләнеш, республикада дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерү системасының оештырылуы, шулай ук Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация Берләшмәсе, Татарстан Республикасы тикшерү-хисап органнары Берләшмәсе эшчәнлеге һәм аларның алдагы эш планнары турында сөйләде.

РФ МТХО Берләшмәсенең Ревизия комиссиясе рәисе, Казан Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Илнур Нургалиев катнашындагы әңгәмә барышында катнашучылар күптән түгел оешкан РФ ТХО Берләшмәсе кысаларында хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш мөмкинлекләре, Россия регионнарында муниципаль финанс тикшерүенең авыр урыннары турында фикер алышты. Себер кунаклары Татарстан тәҗрибәсе аларда кызыксыну уятканны яшермәде.

“Безнең муниципаль район мәйданы буенча илдә иң зурысы, - дип хәбәр итте Иосиф Ярошук, - ул Төньяк Поляр түгәрәге артында урнашкан һәм аның территориясе теләсә кайсы европа иле территориясеннән зуррак. Һәм бу барлык органнар эшенә, алар белән идарә итүгә тәэсир итә”.

Төп авырлыкларның берсе, аның әйтүе буенча, поселок территорияләре белән бәйле: җирле Берләшмәләр үз тикшерү-хисап органнарын ачмыйлар (күрәсең, ул акланадыр), ләкин үз вәкаләтләрен тапшырырга да ашыкмыйлар. “Кызганычка каршы, бу мәсьәләдә бездә бердәмлек һәм үзара аңлашу юк”, - дип ассызыклады И.Ярошук.

Соңыннан кунакларга Хисап палатасы барлыкка килүенә 10 ел уңаеннан аның эшчәнлеге турында әзерләнгән 20 минутлык видеофильм карарга тәкъдим ителә.

- Сез безгә 10 ел эчендә дә күп нәрсәләргә ирешергә булганын ачык күрсәттегез, - диде Ольга Рожицына. – Күргәннәр һәм ишеткәннәр миндә җиңел сагыш һәм чын көнләшүне уятты, чөнки “үз бакчаңа” ревизор кертәсең килмичә, шул ук вакытта эшләреңдә тәртиптә булып тыныч йоклау кебек авыр мәсьәләдә балансны табу буенча безнең алда ачык мисал булып тора.

- Әлбәттә, Татарстан Хисап палатасының вәкаләтләре башка һәм мөмкинлекләр башка, ләкин сез булдыргач, башкалар да булдыра алыр. Шулай булгач, безнең батырлыклар өчен вакытыбыз бар әле, - дип билгеләп үтте И.Ярошук.

 

ФОТО

 

Документлар