29.05.2014

28-29 май көнне Перьмдә Россия Федерациясенең муниципаль тикшерү-хисап органнары Берләшмәсенең XIII Конференциясе узды.

Аның эшендә – конференциядәге иң зур делегация – Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Аның вәкиле булып, ТР ТХО Советы сәркәтибе, Татарстанның Хисап палатасы оештыру бүлеге мөдире Даниял Зәйдиев җитәкчелегендәге, муниципаль ТХОның 12 җитәкчесе килде.

Конференциядә эшләр өчен барлыгы 102 делегат килә, шулар арасында 25 кеше – Идел буе федераль округыннан.

Конференция катнашучылары өчен түбәндәге темалар буенча “түгәрәк өстәлләр” оештырыла:

1. Муниципаль берәмлекләрдә бюджет процессын анализлау һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр.

2. Тәртип, субсидияләрне бирү һәм куллану, бюджет чараларын нәтиҗәле сарыф итү һәм оператив идарә хокукындагы учрежденияләр артыннан беркетелгән муниципаль милекне куллану өлкәсендә муниципаль автономияле учрежденияләр эшчәнлеген тикшерү тәҗрибәсе (Перьм шәһәре Тикшерү-хисап палатасы мисалында).

3. Бюджетны программа-максатчан алым белән формалаштыру. Муниципаль программаларга экспертиза һәм мониторинг үткәрү.

4. Сатып алулар өлкәсендә аудит буенча эшне оештыру тәҗрибәсе (методик тәэмин ителеш, оештыру һәм тикшерү чаралары, булган мәшәкатьләр).

Конференция МТХО Берләшмәсе Рәисе Владимир Катренконың “Муниципаль финансларны нәтиҗәсез куллануны бетерү һәм кисәтү, бюджет канун җыелмасы бозуларын бетерү буенча тышкы муниципаль финанс тикшерү органнары эше” дигән темага докладын тыңлап үтте, Берләшмә эше һәм МТХО Ревизия Комиссиясе эше хисапларын раслады.

Казан Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Ильнур Нургалиев  “Бозуларны кисәтү чарасы буларак мәгълүмати технологияләр. Казан тәҗрибәсе” доклады белән чыгыш ясады. Ул Ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана.

 

ФОТО

 

 

Документлар