09.06.2014

9 нчы июнь көнне республиканың Дәүләт Советында Татарстан Хисап палатасы оешуга 10 ел булу уңаеннан тантаналы җыелыш узды.

Коллективны бу истәлекле көн белән тәбрик итәр өчен очрашуга хөрмәтле кунаклар килә: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент комитетлары рәисләре Морад Гәделшин, Марат Галеев, Валентина Липужина, бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова, һәм шулай ук ТРда дәүләт финанс тикшерүе буенча Ведомствоара координацион Совет әгъзалары – ТРда финанс-бюджет күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, ТР буенча РФ Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов, ТР буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Леонид Якунин, Казан Тикшерү-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев.

- Татарстан Республикасы дәүләт финанс тикшерү органы оешу дәүләт төзелеше, финанс дисциплинасын ныгыту, бюджет сәясәте өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге хакимият төзелеше җаваплылыгын күтәрү процессында мөһим адым булды, - дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Ләкин тикшерүләр саны да – алар үз эченә дүрт меңнән артык предприятие, оешма һәм учрежденияне ала, төзәтелгән финанс бозулар күләме һәм тикшерүләр нәтиҗәләре буенча кайтарылган чаралар да – алар 13,2 миллиард сум тәшкил итә – ирешүләр турында тулы күзаллау бирми. Ә иң мөһим нәтиҗә – ул безнең дәүләт финанс тикшерү органы эшчәнлеге Татарстан Республикасының бюджет-хуҗалык дисциплинасын ныгытуга һәм социаль-икътисади үсешенә чынлап та булыша.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүе буенча, Хисап палатасы 10 ел эшчәнлеге эчендә, аннан башка бюджет процессының барлык этапларында да идарә карарларын төзү һәм тормышка ашыру мөмкин булмаган, универсаль институтка әйләнә.

- Минем Хисап палатасына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең уртак мәнфәгатьләр бюджет үтәлеше нәтиҗәлелеген арттыруга, һәрдаим канун җыелмасын камилләштерү юлларын эзләүгә юнәлгән. Профессиональ караш өчен сезгә рәхмәт, - дип әйтте ул алдарак. – Үзенең көндәлек, төпченүчән хезмәте белән сезнең коллектив социаль кирәкле программаларны тормышка ашыруга зур өлешен кертә. Инде 10 ел эчендә үтәлгән бурычларның актуальлеге һәм масштаблыгы буенча республика Хисап палатасы республика ведомстволарының иң абруйлыларның берсенә әверелде.

Юбилей уңаеннан тәбрикләүләрне РФ Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова, РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре җибәрә.

Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Демидовка Татарстан Республикасы Президентыннан ТР Хисап палатасы коллективына Рәхмәт хатын тапшыра һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – “Данлы хезмәт өчен” медален – оешма эше секторы урынбасары Наталья Шергинога бирә.

Хисап палатасының бер төркем хезмәттәшләре шулай ук республика Президентыннан, Дәүләт Советы Рәисеннән һәм Татарстан Республикасында финанс-бюджет күзәтчелегенең Федераль хезмәтенең Территориаль идарәсе җитәкчесеннән Рәхмәт хатларына лаек булалар.

 

 ФОТО

Документлар