09.06.2014

9 нчы июнь көнне республика парламенты утырышында Татарстан Республикасының 2013 ел бюджеты үтәлеше турында закон кабул ителде.

Республиканың 2013 ел бюджеты үтәлеше турындагы хисапка тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлеев хәбәр итте. Аның хәбәре буенча, бюджет үтәлеше турындагы мәгълүмат дөреслеген һәм тулылыгын бәяләр өчен республика бюджеты чараларының барлык төп җитәкчеләре хисапнамәләре тикшерелә. Финанс министрлыгында бюджет процессын оештыру һәм җыелма Хисапны төзүдә канун җыелмасы шартларын үтәүне тикшерү үткәрелә.

Бюджетның факттагы керем һәм чыгымнарын анализлау нәтиҗәләре, кануни рәвештә расланган күрсәтмәләрне үтәү дәрәҗәсе, тайпылулар сәбәпләре Хисап палатасы Йомгагында китерелә.

 

ФОТО

Документлар