09.06.2014

9 нчы июнь көнне республика Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2013 ел эш хисабы белән Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Тышкы финанс тикшерүе республика органы эшчәнлеге турындагы һәр ел документын караудан алда чара күреп, депутатлар Комитетның бюджет, салым һәм финанслар буенча утырышында Хисап палатасы Хисабын тикшерү мөмкинлегенә ия булалар.

Парламент утырышында Хисап палатасы Рәисе чыгышында һәм аның чыгышын тулыландырган видеотасмада тикшерү һәм тикшерү-аналитика эшенең төп нәтиҗәләре чагылыш таба, эшчәнлекнең төп юнәлешләре, тышкы финанс тикшерүе республика органы алдында торган бурычлар кысаларында  2013 елда алып барылган хезмәттәшлек формалары һәм методлары билгеләп үтелә.

Хисап палатасы Хисабында әйтелгәнчә, 2013 елда 53 тикшерү-ревизия чарасы үткәрелә, ул үз эченә 487 объектны ала, тикшерелгән чаралар күләме 106 миллиард 500 миллион сум тәшкил итә.

Алексей Демидов әйтүенчә, тикшерүләр нәтиҗәсе буенча республика бюджет системасына кайтарылган чаралар күләме һәм ачыкланган бозулар буенча каралган чаралар 2 миллиард 300 миллион сум тәшкил итә, бу бозулар күләменнән 88% - 10 ел эчендә иң югары күрсәткеч.

Канун җыелмасы таләпләре буенча тикшерү бюджет процессының һәр дәрәҗәсендә алып барыла, финанс байлыклары һәм Татарстан Республикасы милеге белән идарә итү һәм куллану нәтиҗәлелеген, шулай ук закон проектлары һәм дәүләт программаларына тикшерү башкарыла. 2013 елда Хисап палатасы 21 дәүләт программасына тикшерү уздыра һәм программа проектларын эшләп бетерүдә исәпкә алынган тәкъдимнәрен Министрлар Кабинетына җибәрә.

Финанс-бюджет өлкәсендә коррупция куркынычы булган бозуларны ачыклауны анализлауга һәрдаим игътибар бирелә. Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы утырышларында һәрвакыт карала.

Хисап чорында пландагы тикшерү чаралары белән беррәттән Президент, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кайбер йөкләмәләре үтәлә. Аерым тикшерү чаралары Хисап палатасына гражданнардан килгән шикаятьләр буенча оештырыла.

ТР Прокуратурасы белән берлектә Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү өчен бүлеп бирелгән чараларны куллану тикшерелә.

Алексей Демидов әйтүенчә, республика Хисап палатасы үз эшен бәяләгәндә үз-үзенә тәнкыйть белән карый, тикшерү һәм тикшерү-аналитика эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә резервлар бар.  Киләчәктә, Хисап палатасы бюджет чыгымнары нәтиҗәлелегенә аудит ясау тармагын киңәйтү, һәрбер бозу факты буенча хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү, һәм шулай ук финанс тикшерүе нәтиҗәләренең кисәтү әһәмиятен күтәрү өстендә эшләргә ниятли.

ТР Хисап палатасы Рәисе чыгышын тәмамлап, депутатлар сорауларына җавап бирде.

 

ФОТО

Документлар