01.06.2014

Халыкара балалар саклау көнендә Татарстанның Хисап палатасы хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Алексеевск районы “Забота” балалар һәм яшүсмерләр приюты балаларын Казанны карарга чакырдылар.

Бәйрәм көне “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә балалар өчен нәфис фильм караудан башлана, шунда ук соңрак балалар бәйрәм чаралары һәм бәйгеләрдә катнашалар.

Соңыннан бәйрәм салмак кына Горький исемендәге паркның яшел зонасының берсенә күчә. Шефлар бәйгеләр һәм бүләкләр фейерверкыннан торган гыйбрәтле-күңел ачу программасын әзерләгәннәр.

Шефлыкка алынгани балаларның заман велосипедларында йөрисе килгәнен алдан белеп, Хисап палатасында балаларның хыялын тормышка ашырырга теләп, ике-, өч- һәм дүрт тәгәрмәчле “тимер дусларын” алырга 15 сертификат бүләк итәләр. Ә велосипедта йөрүләр хевефсез булсын өчен, бәйрәм программасы велосипедта йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм велойөртү буенча мастер-классны үз эченә ала. Һәм балалар хөрмәтенә – укыту һәм йөрергә өйрәтү буенча инструктор ролен үз өстенә алган, Хисап палатасының яшь хезмәткәрләре Мария Липужина һәм Павел Фоминны, бу яхшы белемнәрне һәм күнекмәләрне күрсәтү бик сөендерә.

Бәйрәм шатлыклы һәм күңелле үтә, иң мөһиме – балалар хыяллар тормышка аша алуына ышандылар!

ФОТО

 

Документлар