30.05.2014

30 май көнне “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге бюджетына 2012-2013 елларда Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерүгә нәтиҗәләр ясалган Алексей Демидов җитәкчелегендәге Хисап палатасы Коллегиясе утырышы узды.

Тикшерү нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрнең 51 млн. сумлык гомуми күләменнән тикшерү чаралары барышында яртысыннан күбесе бетерелә. Ә муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин әйтүе буенча, якын арада бозуларның калган өлеше дә бетереләчәк.

“Тикшерү нәтиҗәләрен без дәгъваламыйбыз, алар барысы да дөрес,” – дип әйтә һәм бухгалтер хисабы һәм хисапнамә буенча җибәрелгән тупас бозулар фактларына район мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары, Баулы шәһәре башкарма комитеты һәм Баулы районы капиталь төзелеш идарәсенә карата административ хокук бозу протоколлары төзелде дип өстәп куйды.

Аудитор хәбәр итүе буенча, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча шәһәр идарәсе тарафыннан бюджет чараларын максатчан булмаган рәвештә куллануга юл куела. Баулы шәһәрен төзекләндерү эшләренә түләү өчен бирелгән, болай да күп булмаган чаралар, чит ил машинасын алуга китә.

- Мин монда бюджет чараларын максатчан булмаган рәвештә куллану өчен җинать составын күздә тоткан, РФ Җинаять Кодексы маддәсе барлыгы турында исегезгә төшерер идем, - дип РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов район башлыгына мөрәҗәгать итә.

Бозуның җитдилеген танып, Альберт Хәбибуллин җавап итеп, сатып алынган автомобильне муниципаль милеккә күчерү хакындагы карарны кабул итү турында хәбәр итә.

Утырышта катнашкан Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов муниципаль заказны урнаштыру процедурасын бозуларына игътибарын юнәлтте. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, кирәкле бәйге үткәрмичә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча идарә 20,5 млн. сум күләмендә килешүләр төзи. Мәсәлән, 2012 елда бюджет чаралары хисабына «РемСтройМонтаж» ҖЧҖ белән чүп йөртүче машинаны арендага алу өчен, «СтройБарс» ҖЧҖ – юлның чокырларын яманы үткәрү һәм башка шундый төрдәге килешүләр төзелә һәм түләнә.

Ачыкланган охшаш бозулар регуляр булуга карамастан, аларның саны кимеми, дип илгелән үтте М.Бәдретдинов. Күрәсең, Хисап палатасы тикшерү нәтиҗәләре буенча материалларны, киләчәктә җәза турында карар кабул итер өчен, Монополиягә каршы федераль хезмәткә җибәрү буенча эшли торган бозучыларны җаваплылыкка тарту схемасы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел.

Тикшерү барышында бюджет чараларын нәтиҗәле булмаган рәвештә куллану 5 млн. сумнан артыграк күләмдә ачыклана. Әйтик, Пионер урамында урнашкан бина, 2011 елда район башкарма комитеты тарафыннан киләчәктә анда Күп вазифалы үзәкне урнаштыру максаты белән үткәрелгән капиталь ремонттан соң, һаман да кулланышка керми, чөнки КВҮ элекке стоматология хастаханәсе бинасында урнаша.

- Халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа таләпләр уңаеннан, үзәкне элекке стоматология хастаханәсе бинасында калдырырга карар кылына. Ә ремонт ясалган бинаны без конкурска чыгардык, аңа дәгъвачылар инде бар, бүтән буш тормас, - дип аңлатты район башлыгы.

Тикшерелгән аерым учрежденияләрдә бухгалтер хисабы һәм хисапнамә бозулары ачыклана, аларның гомуми күләме 12 млн. сум тәшкил итә. Әйтик, мәгарифнең район бүлеге артыннан, фактта 2011 елдан бирле шәхси милектә булып, азык-төлек кибете ачылган, бина санала.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль район башлыгына Хисап палатасыннан ачыкланган бозулар буенча чаралар күрү өчен Юллама җибәрелә. Муниципаль заказны урнаштыру процедурасын бозулары факты буенча тикшерү материаллары ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм билгеләнгән тәртип буенча – Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

Подробности - в разделе «Информация о проверках».

ФОТО

Документлар