30.05.2014

30 май көнне Татарстанның Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов җитәкчелеге астында этил спирты, исерткеч продукция әйләнешен һәм кулланучылар хокукларын саклауны тәэмин итү буенча ТР дәүләт инспекциясенең керемнәр идарәчесе вазифаларын үтәү буенча 2013 елда һәм 2014 елның узган чорында чараларның максатчан һәм нәтиҗәле кулланышын тикшерү нәтиҗәләрен карап үтте.

Үзенең составына Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай территориаль органнарын алган Дәүләт алкоголь инспекциясе тикшерелгән чорда 3 меңнән артык тикшерү уздыра. Ачыкланган бозуларның иң еш очраганы булып исерткеч эчемлекне лицензиясез җитештерү һәм гражданнар тарафыннан составында спирт булган продукцияне өй шартларында җитештерү тора.

Тикшерү чорында инспекцияне финанслауның гомуми күләме 127,5 млн. сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков. Тикшерү барышында бозулар һәм җитешсезлекләр саны 9,2 млн. сумга ачыклана, аларның күп өлеше милекне куллану вакытында ясала. Шулай итеп, инспекциягә беркетелгән оператив идарә хокукында 2 млн. сумнан артыграк күләмдәге 16 буш бинаның милек хокукын мәҗбүри дәүләт теркәве юк, бухгалтер хисабы буенча төп чаралар составында саналуга карамастан. Үз чиратында Баулы, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарындагы биналар хисапта чагылыш тапмый, инспекциягә түләүсез куллануга тапшырылганга килешүләр булуына карамастан.

Ревизорларның аерым дәгъвалары шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясе энергияне саклау мәсьәләләрен ничек чишүгә юнәлгән иде. Аудитор әйтүе буенча, Казанда инспекция тарафыннан шәхси затның милегендә булган бинаның өченче катын җылылык белән тәүмин итү өчен, шулай ук бинаның икенче катында урнашкан, кулланучылар базарының ирекле тикшерү һәм мониторинг Республика үзәгенең коммуналь хезмәтләре түләнә. Шул ук вакытта үзәккә бу максатларга бюджеттан чаралар бүлеп бирелә.

И.Мөбәрәков әйтүе буенча, киләсе ел чыгымнарын каплар өчен, күрсәтелмәгән коммуналь хезмәтләр һәм элемтә хезмәтләрен даими рәвештә түләп бару практикасын нәтиҗәле булмаган гамәлләр буларак танырга кирәк.

Инспекция җитәкчесе Игорь Марченко әйтүе буенча, ачыкланган бозуларның гомуми күләменнән 95% “кайнар эзләрдән” бетерелә.

- Әлбәттә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы милек мәсьәләләрендә әлегә җитәрлек эшләми. Нишләп сез бу вакытка кадәр Хисап палатасы килер дә, сезнең күзегезне ачыр дип, көтеп утырдыгыз? – дип, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов аңа риторик сорау бирә. Ләкин анык җавап ала алмый.

- Кызганычка каршы, тикшерү вакытында эшләрдә тәртип булмавы күренде, - дип ахырдан билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Тәртипкә китерү теләген дә күрмәдек, күбрәк – битарафлык. Һәм бу шул кадәр бозулар була торып. Шуңа күрә без һичшиксез Министрлар Кабинетына хәбәр итәрбез, ә бер айдан “сәгатьләрне тикшерербез”.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча Коллегия ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә Хисап палатасыннан юллама җибәрергә, шулай ук Министрлар Кабинетын, Финанс министрлыгын һәм Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына мәгълүмат бирергә карар кылдылар.

Тикшерү материаллары республиканың Прокуратурасына тапшырыла.

Подробности - в разделе «Информация о проверках».

ФОТО

 

Документлар