22.05.2014

22 нче май көнне Татарстан Хисап палатасына Россия Хисап палатасы эшчәнлеген методологик яктан тәэмин итү һәм тышкы дәүләт (муниципаль) аудитны башкару департаменты рәис урынбасары Леонид Богданов һәм РФ Хисап палатасының Сиситема анализы Дәүләт фәнни-тикшеренү институты рәисе Владимир Щедров килделәр.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан тикшерү-хисап органының эксперт-аналитик һәм тикшерү-ревизия эшчәнлегенең төп юнәлешләре, ТР тикшерү-хисап органнары Советы кысаларында муниципаль дәрәҗәдә финанс тикшерүе органнары белән хезмәттәшлекне оештыру турында сөйләүче Хисап палатасы презентациясе тәкъдим ителде.

Кунаклар, иң элек дәүләт программаларына анализ һәм аудит, бюджет өлкәсендә бозулар һәм җитешсезлекләр бөтенроссия классификаторын әзерләү өлкәсендә, Россиянең иң алдынгы региональ тикшерү-хисап органнарының берсе белән киләчәктәге хезмәттәшлек буенча зур кысыксынуны белдерде.

 

ФОТО

Документлар