17.05.2014

17 май көнне Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре РФ дәүләт учрежденияләре һәм җәмәгать хезмәте эшчеләренең Профсоюз оешмалары оештырган “Профи-тур” I Республика спорт чарасында катнашты.

Икегә бүленгән 20 төркем үзләренең катнашучыларын һәвәскәр кыя тауга менүдә (2 кеше), квадроциклны оста йөртүдә (2 кеше), “Лазертаг” уенында (6 кеше) катнашыр өчен вәкил итеп җибәрәләр, а аннары соң тулы составта “Профсоюз квестында” – теоретик (сораулар профсоюз тематикасына карый) һәм гамәли (төркем сынаулары) биремнәрне үтәп уйнала торган спорт-интеллектуаль уенында - ярышалар.

Чараның максаты спорт ярышыннан бигрәк – актив ял итү иде. Шуңа күрә мәйданда ярыш хисеннән бигрәк дуслык хисе өстенлек алган иде, спорт дәрте дә бар иде. Гаилә әгъзалары һәм иптәшләрдән торган җанатарлар төркеме азартны өстәп торды. Әйтеп үтәргә кирәк, җанатарлар үзләре дә страйкболл, уктан ату, атларда һәм квадроциклда йөрү кебек аерым программаларда катнаша алдылар.

“Профи-тур” нәтиҗәсе буенча Хисап палатасы төркеменә “Хисап һәм тикшерү профессионаллары” номинациясендә диплом бирелә.

 

ФОТО

Документлар