30.04.2014

30 апрель көнне Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов 2012-2013 елларда метрополитен төзелешенә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын максатлы һәм нәтиҗәле кулланылуын тикшерү нәтиҗәләрен караган Коллегия утырышын уздырды.

Соңгы елларда Казанда транспорт киеренкелеген киметү мәсьәләсенә игътибар күп бирелә. Һәм метрополитенны төзү шул мәсьәләне чишүдәге бер өлеш булып тора да инде, дип тикшерү органы җитәкчесе билгеләп үтте. Тормыш күрсәткәнчә, һәр яңа станцияне гамәлгә кертү белән пассажирлар саны хәтта икеләтә арта. Ләкин, метрополитенны төзү – озак һәм кыйммәтле процесс.

Аудитор Илнур Мөбәрәков мәгълүматы буенча, Хисап палатасы тикшергән вакыт аралыгында метроны төзүгә бирелгән акчаларның, шул исәптән федераль бюджетыннан килгәннәренең дә, гомуми күләме 8 143,9 млн. сум тәшкил итә. Эксплуатациягә “Яшьлек”, “Төнъяк вокзалы”, “Авиотөзелеш” станцияләре кертелде, линиянең озынлыгы 17,31 километрга артты. Метродагы пассажирлар агымы 2013 елда 31,4 млн. кешегә үсте. 2009 елда “Җиңү Проспекты” станциясе эшли башлагач, 9,9 млн. кеше йөртелде. Бүгенге көндә метрополитенның уртача пассажир агымы – тәүлеккә 85 мең кеше.

Заказ бирүче, Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе, 90% акчаларны төп подрядчы  “Казметрострой” ААҖ һәм «Татинвестгражданпроект” институты башкарган эшләргә түләргә җибәрә, калган өлеше җиһазлар алуга кулланыла.

Ачыкланган бозуларның гомуми күләме 411,8 млн. сум тәшкил итә. Ревизорлар дәгъвалары арасында – бюджет чараларын һәм малны нәтиҗәсез куллану, хисапны бозып күрсәтү. Бозуларның төп өлеше милекне куллану белән бәйле. Мәсәлән, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсе буенча “Кремль станциясе”, “Тукай мәйданы” һәм “Горки” метро станцияләре җир асты туктап тору урыннары  Дирекциянең оператив идарәсеннән алып муниципаль милеккә бирү карала. Ләкин тикшерү вакытына 298,8 млн. сумлык объектлар һаман да Дирекциянең төзелеп бетмәгән төзелеш составында санала. Шуның өстенә “Горки” метро станциясе машиналар туктап тору урыны шәхси эшмәкәр Акулов М.С. тарафыннан автомобильләрнең түләүле парковкасы итеп кулланыла, ә Дирекция эшмәкәр белән үзара бәйләнештә тормый. “Кремль станциясе” машиналар туктап тору урыны түләүсез парковка буларак кулланыла.

Тикшерү нәтиҗәсендә 323 млн. сумлык бозулар бетерелә. Һәм Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе җитәкчесе урынбасары Константин Сәлиев ышандыруы буенча, хәзерге вакытта бозуларның барысын бетерү өчен чаралар күрелә. Бөтен машиналар туктап тору урыннары Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына киләчәктә Казан башкарма комитетына тапшыру өчен бирелә.

Хисап палатасы материаллары күрсәткәнчә, “Яшьлек” һәм “Төнъяк вокзалы” станцияләрен электр белән тәэмин итү өчен энергетик җайланмаларны технологик тоташтыру килешүләре буенча, “Сетевая компания” ААҖ эшләрне 2012 елның 25 октябренә хәтле тәмамларга вәгъдә итә. Дирекция тарафыннан түләү тулысынча башкарыла. Тикшерү вакытына килешүләр Экологик, технологик һәм атом күзәтүе буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсенең ярашу турындагы нәтиҗәсе булмавы аркасында үтәлмәгән.

Моннан тыш Дирекция балансында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар оешмасы тарафыннан “Яшьлек” станциясендә чынлыкта корылып һәм инде берничә ел кулланыла торган, гомуми бәясе 22,9 млн. сум булган электротехник җиһазлар санала. К.Сәлиев аңлатуы буенча, тикшерү нәтиҗәләре буенча Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына Дирекциянең Метроэлектротранс балансына җиһазларны тапшыруы турында мөрәҗәгате җибәрелә.

“Төнъяк вокзалы” станциясендә башкарылган төзү-кору эшләре күләмен тикшергәч, ревизорлар төзү-кору эшләренең бәясе 1,3 млн. сумга артыграк булуын ачыклыйлар. Шулай итеп, подрядчы “Апекс-Татарстан” ҖЧҖнә 490 Aquastok  тутыкмас рәшәткә өчен түлиләр, ә чынлыкта исә 137се генә куела, җитмәсә чуеннан. Тикшерү барышында чынлакта башкарылмаган эшләр буенча акчаларны салдыру акты төзелә, Дәүләт унитар оешмасы «Татинвестгражданпроект» институтына проект документларына үзгәрешләр кертү турында хат юллана. Бу факт буенча материаллар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелә.

 Аудитор хисабында шулай ук Дирекция ягыннан килешүләр шартларын бозу буенча җиренә җиткереп эшләнмәгән претензион эш фактлары да күзәтелә. Мәсәлән, 773 млн. сумлык 9 килешү буенча эшне башкару вакытлары бозылган, кайбер очракларда 750 көнгә кичектерелгән. Килешүләрнең шартларын бозу өчен Дирекция үзенең  пени түләтү хакын тулы күләмдә кулланмый. Үзгәрүләрнең исәбе 78 млн. сумнан артык сумманы тәшкил итә.

-  Дирекциянең соңгы тикшерүен 2012 елда үткәргән идек, - дип хәбәр итте И.Мөбәрәков, - һәм элек булган бозулар һәм кисәтүләр бетерелгән. Хәзерге аудит нәтиҗәләре буенча 88 млн. сумнан артык суммага тиң бозуларны бетерү күздә тотыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мәгълүмат җиткерү һәм Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясенә ачыкланган бозуларны бетерү өчен чаралар күрү буенча юллама җибәрү карары кылынды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

 

Документлар