30.04.2014

30 апрель көнне Алексей Демидов җитәкчелегендәге Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2013 елларда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына газомотор ягулыгында эшләүче автобусларны, трамвайларны, троллейбусларны алу өчен субсидия бирү, күмәртәләп сатып алу һәм транспорт чараларына җиһаз алу өчен бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Җәмәгать транспортын күмәртәләп сатып алу өчен РФ һәм ТР бюджетларыннан 1 282,9 млн. сум акча бирелә. Нигездә алар Яр Чаллы (444,1 млн. сум), Түбән Кама муниципаль районы (382,2 млн. сум) һәм Казан (213 млн. сум) транспорт оешмаларын финансларга китә.

Бүгенге көндә транспорт чараларыннан файдалану нәтиҗәлелеген арттыру ихтыяҗы булу сәбәпле, җәмәгать транспортының үзкыйммәте төшүе нәтиҗәсендә дөньяда альтернатив ягулыкка игътибар күп бирелә. Безнең республика өчен бу шулай ук актуаль, чөнки дизель двигательләренә караганда табигать газына чыгымнар бер ярымга, ә бензинныкына караганда – ике тапкыр кимрәк. Транспортның экологик торышы да бик мөһим күрсәткеч булып тора, - диде Алексей Демидов тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышканда. – Республика  җитәкчелеге бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлый, шуңа күрә акчаларны да күп бүлеп бирә. Татарстан – Россия күләмендә шундый саннар белән эш итүче бердәнбер регион, Федерациянең башка субъектларында мондый транспорт берешәр генә сатып алына.

Тикшерү чаралары министрлыклардан тыш, шулай ук Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт, Бөгелмә, Буа һәм Түбән Кама муниципаль район башкарма комитетларында да үткәрелә.

Тикшерү чаралары барышында муниципаль оешмаларда 137,7 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыклана һәм тулысынча бетерелә.

Аудитор Азат Вәлеев мәгълүматы буенча, бозуларның үзенчәлекләре транспортны вакытында җиткермәү, башкарма комитет белән килешү төземичә чит оешмаларга бирү яки муниципаль пассажир йөртүләрне оештырмаучы оешмаларга бирү белән бәйле.

Аудитор отчетында шулай ук автобусларны куллануда кайбер техник кисәтүләр ачыклануы билгеләп үтелә. Отчет белән чыгыш ясаган министрның беренче урынбасар вазифасын башкаручы Айрат Усманов аңлатып китүе буенча, газомотор автобусы – берәмләп сатыла торган товар һәм техника җитәрлек дәрәҗәдә тикшерелмәгән. Кимчелекләр килеп чыгу белән җитештерүчеләрнең гарантия йөкләмәләре үз көченә керә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Коллегия ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен мәгълүмат җиткерү һәм ТР Министрлар Кабинетына мәгълүмати хат юлларга карар кылынды.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар