29.04.2014

29 апрель көнне “Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге бюджетына 2012-2013 елларда бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерүләргә нәтиҗә ясап, Хисап палатасы Коллегиясе утырыш уздырды.

Коллегия әгъзалары 2013 ел нәтиҗәләре буенча район икътисады үсешен һәм халык тормышы дәрәҗәсен: авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен, төп капиталга кертелгән  инвестицияләрне, халыкның акчалата керемен сыйфатлаучы кайбер социаль-икътисадый күрсәткечләрнең уңай динамикасын билгеләп үттеләр. Эшсезлек дәрәҗәсе кимесә дә, районда уртача республика күләмендә бу күрсәткеч  күпкә зуррак.

Тикшерү нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, тикшерү чарасы барышында ачыкланган бозуларның 22 млн. сумны тәшкил иткән 98% бетерелә.

Күлле Киме авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы җирләрендә ком чыгару буенча ике эшләп торучы карьер һәм бер бут ташы чыгара торган карьер ачыклана. 2013 елның февралендә мәйданы 21,3 га һәм кадастр бәясе 251 мең сум булган җир участоклары “Әтнәагрохим” ҖЧҖнә авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен иҗарәгә бирелә. Ләкин тикшерү барышында җирләрнең карьерлар чоку өчен законлы рәвештә кулланышын дәлилләүче документлар күрсәтелми.

Чираттагы мәртәбә Хисап палатасы ревизорлары “Форсат” ҖЧҖен “каләм астына алалар”. Бу фирма муниципаль килешүләр шартларына каршы Олы Әтнә һәм  Күәм балалар бакчаларына составында сок булган нектарны 100%-лы сок бәясе буенча китерә. Тикшерү барышында нектарлар китерүче тарафыннан сок белән алыштырыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әтнә муниципаль район башлыгына Хисап палатасы юлламасы җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенә һәм  Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар