29.04.2014

29 апрель көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш надзоры инспекциясенә 2012-2013 елларда һәм 2014 елның үткән дәверендә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатлы һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карап үтте.

Соңгы 5 ел эчендә Татарстанда төрле функциональ эшкә билгеләнгән объектларның актив рәвештә төзелеше, яңартылуы һәм капиталь ремонты алып барыла, дип билгеләнде. “ Социаль ипотека”, “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү”, “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” кебек иҗтимагый әһәмияткә ия булган дәүләт программалары тормышка ашырыла, 2013 елгы Бөтендөнья  җәйге Универсиада объектлары төзелә, борынгы Болгар шәһәре һәм  Зөя утрау-шәһәрендә тарих һәм мәдәният ядкәрләре яңадан торгызыла. Һәм Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш надзоры инспекциясенә  капиталь төзелеш объектлары артыннан күзәтү алып бару вәкаләте бирелә.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков әйтүе буенча бу эшне 219 хезмәткәр башкара. 2013 елда алар тарафыннан 8 меңнән артык тикшерү үткәрелә. Ачыкланган бозуларның иң үзенчәлелекләре булып: проект документлары дәүләт тикшерүен үтмичә эшләрне алып бару; түбәне коруда норматив таләпләрне үтәмәү, тотып торучы конструкцияләр монтажында элек кулланышта булган материалларны куллану һәм башкалар тора.

Моннан тыш  учреждениянең матди-техник тәэмин ителеше яхшырак булуын теләп кала: эксплуатациядәге 367 берәмлек җиһазның 306сы 100 % таушалган. Төп чаралар составында 34 транспорт чарасы бар, аларның амортизациясе 71 % тәшкил итә.

И.Мөбәрәков әйтүе буенча, Хисап палатасы ачыклаган бозуларның һәм җитешсезлекләрнең байтак суммада булуына карамастан, бозуларның күп өлешен бухгалтерия хисабы алып тора. Тикшерү барышында 776,7 мең сумлык бозулар бетерелде. Һәм инспекция башлыгының беренче урынбасары Иван Плюснин әйтүе буенча, иң якын арада өстәмә рәвештә 124,3 млн. сумлык бозуларны бетерү көтелә, гомумән алганда ачыкланган бозулар суммасының 99% бетерү планда тотыла.

2011 елдан бирле “Элиот” фирмасы артыннан махсус кием һәм аяк киемен китереп тору хакындагы килешуләре буенча йөкләмәләрне үтәмәү аркасында 854,9 мең сумлык бурыч санала. Моннан тыш бу килешүләр буенча түләүләр товар-матди кыйммәтләрне китерү йөкнамәсе нигезендә тулысынча ясалган. Тикшерү вакытына “Элиот” ҖЧҖте китергән зарар капланмаган. И.Плюснин аңлатуы буенча, 2013 елда Инспекция “Элиот” ҖЧҖнә карата суд процессын башлап җибәрә, судның уңай карары бар, түләтү барышы алып барыла.

Тикшерү материалларында шулай ук дәүләт заказын урнаштыру барышын үткәрмичә 2012 елда Дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе тарафыннан 6,7 млн. сумлык  243 килешү, 2013 елда – 5,8 млн. сумлык 207 килешү төзелүе хакында әйтелә. РФ Бюджет кодексын бозу буларак, дәүләт килешүләрен төземичә сатып алуларның реестырында сатып алыначак әйберләрнең исемлеге, китерүчеләрнең урыны, сатып алынуның вакыты хакында мәгълүмат юк.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча Коллегия әгъзалары Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш надзоры инспекциясенә юллама җибәрергә карар кылдылар, тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар