27.04.2014

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре 23 апрельдән алып 27 апрельгә кадәр Казанда үткән бадминтон буенча Европа чемпионаты барышында трибуналардан россия спортчыларына көч биреп торуда актив катнаштылар.

Җанатарларның көчле яклавы россия бадминтончылары  Владимир Иванов/Иван Созоновнка парлы ирләр категориясендә ахыргы җиңүгә ирешергә ярдәм итми калмады, әлбәттә. Финал матчында россия дуэты 21:13, 21:16 хисабы белән Дания спортчы пары Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдингны җиңделәр.

Россия дуэты өчен Казан кортлары бәхетле булдылар. Бер ел элек алар Җәйге Универсиадада ул вакыттагы иң яхшы парга алтын өчен тигез көрәштә бирелә. Ә хәзер исә Европа беренчелегендә – бадминтонның иң дәрәҗәле турнирында – 1 нче урынны яулап ала.

  Владимир Иванов ялгызлар категориясендә “бронзаны” ала һәм шуның белән Россия җыелма командасына гомумкоманда зачетында икенче урын алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук Казан бадминтончысы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Виктория Воробьеваның да уңышлы чыгышын билгеләп үтергә кирәк. Ул үзенең пары Ольга Голованова белән Дания спортчылары дуэты – турнирның булачак финалистларына чирек финалында бирелеп, бронза медаленнән бер адымда калалар.

Җиңүчеләрне һәм приз алучыларны бүләкләү тантанасында ТР бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, Хисап палатасы рәисе  Алексей Демидов  катнашты.

Иван Созонов һәм Владимир Иванов турнирның яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр, шул исәптән корттан тыш булган чаралар да. Спортчылар финал җиңүеннән соң: “Татарстан башкаласында безне һәрвакыт җылы каршы алалар. Бер ел элек Универсиада вакытында да шулай булган иде һәм Европа чемпионатында да шулай булды. Мондый күңелле атмосферада уйнау рәхәт, трибуналар тавыш ярыларын кызганмыйча, яклап торалар, һәр тамашачы бу җиңүгә үзенең бер өлешен кертте”, - дип әйттеләр.

 

ФОТО

Документлар