26.04.2014

26 апрель көнне Хисап палатасы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” республика акциясенең актив катнашучылары булдылар.

Хисап палатасы хезмәткәрләре, депутат һәм ТР Дәүләт Советы аппараты эшчеләре, дәүләт учрежденияләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, югары уку йортлары студентлары белән бергә урман питомникларында һәм Урман хуҗалыгының   селекцион-орлык үзәгендә үстерелгән чыршы һәм нарат үсентеләрен утыртуда катнаштылар.

Каен урманы агачларны утырту урыны итеп сайланды, чөнки бу урында берничә ел элек давыл булып уза һәм хәзер урманны яңадан торгызырга кирәк. Төнлә явып үткән карга карамастан, көн агачлар утырту өчен кулай булды, җир инде каты түгел, дымлылыгы да җитәрлек. Утыртылган үсентеләр артыннан 4 ел дәвамында агротехник карау алып барылачак.

Акция 2010 елда башланып бөтен Россиягә тарала. Бу елда үзенә күрә рекорд куела: Татарстан Республикасында 3 миллионнан артык үсенте утыртыла. Яңа “яшел киемнәр” Дәрвишләр бистәсе янындагы Каен урманында, Боровое Матюшино һәм Кадышево бистәләрендә, Универсиада авылында, Зәңгәр күл янында, шулай ук республиканың муниципаль районнарында барлыкка килде. Акциядә 500 меңнән артык кеше катнашты.

 

ФОТО

 

Документлар