23.04.2014

23 апрельдә Татарстан Хисап палатасына Чувашия Республикасы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Татьяна Минина җитәкчелеге астындагы делегация килде.

ТР Хисап палатасы Коллегия әгъзалары һәм бүлекчәләрнең җитәкчеләре белән узган очрашуда кунаклар өчен Хисап палатасы Татарстан тикшерү-хисап органының  тикшерү-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлеге, ТР тикшерү-хисап органнары Советы кысаларында муниципаль дәрәҗәдә финанс тикшерүе органнары белән хезмәттәшлекне оештыру турында сөйләүче презентациясе үткәрелде.

Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов хакимият органнары, прокуратура белән хезмәттәшлек, Татарстанда дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерү системасының оештырылуы, шулай ук Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы эше турында сөйләде.

Үзенең чыгышында Татьяна Минина Хисап палатасы рәисен һәм аудиторларны шушы көннәрдә республика парламенты аларны яңа срокка сайлаулары белән котлады, нәтиҗәле эш һәм профессиональ уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Чувашия Республикасы Тикшерү-хисап палатасы составы зур булмаса да (17 кеше), эшкә караш һәм эшчәнлек принциплары ике тикшерү-хисап органында охшаш.

- Без дә республика прокуратурасы белән тыгыз элемтәдә торабыз, 95% материалны анда җибәрәбез, - дип хәбәр итте Т.Минина. – Сезнең мисал буенча узган елда Чувашия Республикасы тикшерү-хисап органы Советын булдырдык, муниципаль район палаталары белән бергә тикшерүләр оештырабыз.

Күрше республика коллегалары әйтүе буенча, хәзерге вакытта алар төп игътибарны  ике юнәлешкә төбәгәннәр – дәүләт сатып-алу нәтиҗәлелеге аудиты һәм дәүләт программалары экспертизасы. “Бу эштә без әле әзерләнү чорында, тәҗрибә туплыйбыз. Һәм сезгә шул тәҗрибә артыннан килдек”, - дип билгеләп үтте Татьяна Минина.

Моңа җавап итеп Алексей Демидов Татарстан Республикасы Хисап палатасы региональ һәм муниципаль тикшерү-хисап органнарының конструктив хезмәттәшлеге үсешенә, коллегалар белән үзара тәҗрибә, норматив һәм методик материаллар алышуга аерым әһәмият бирә дип әйтте.

Сөйләшүне йомгаклап, катнашучылар мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләделәр, аларның оештыру, методик һәм консультацион планда хезмәттәшлекнең үсешенә өстәмә мөмкинлекләр бирүен ассызыкладылар.

Соңыннан күрше республика коллегалары ТР Хисап палатасының оештыру структурасы , аудиторлар, тикшерү-ревизия һәм тикшерү-аналитика идарәсе эшчәнлеге белән таныштылар.

Чувашия Республикасы Тикшерү-хисап палатасы делигациясе шулай ук Парламент үзәгенә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы музеена керде.

 

ФОТО

 

Документлар