21.04.2014

21 нче апрель көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары үзләренең 50 нче утырышларында республика Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовны яңа алтыъеллык срокка сайладылар.

Аның кандидатурасы “ТР Хисап палатасы турында” ТР законы нигезендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан кертелеп, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

“Алексей Иванович Демидов рәис буларак эшләгән вакыт аралыгында Хисап палатасы дәүләт идарә системасында ныклы урын тотты, һөнәри мохиттә, шул исәптән Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, авторитет казанды. А.И.Демидов Россия Хисап палатсы каршындагы РФ контроль-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланган, Идел буе федераль округында Совет бүлеген җитәкли, - дип язылган тәкъдим итүдә. – Татарстан Хисап палатасы Россиядә беренчеләрдән булып тышкы контрольнең иң нәтиҗәле ысулы - эффектлык аудитын уздыра башладылар.”

Президентның тәкъдим язуында шулай ук А.И.Демидов җитәкчелегендәге Хисап палатасының республика муниципаль берәмлекләренең тышкы финанс контролен торгызудагы өлеше билгеләнгән. 2005 нче елдан Хисап палатасы рәисе Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле буенча ведмствоара координацион советны җитәкли. Аның тәкъдиме буенча ТР Хөкүмәте тарафыннан финанс контролен камилләштерү һәм бюджет тәртибен үстерүгә юнәлдерелгән документлар кабул ителгән.

Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан А.И.Демидов кандидатурасын хупладылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Президент тарафыннан тәкъдим ителгән гадел һәм тәртипле шәхес А.И.Демидов кандидатурасы депутатларның берсендә дә шик тудырмады. Ф.Мөхәммәтшин А.И.Демидовка уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм ул җитәкләгән Хисап палатасының финанс санитары миссиясен лаеклы үтәвен билгеләп үтте.

- Татарстан Республикасы Хисап палатасы җитәкчелегенә киләсе срокка мандат булу – үткәрелгән эшләр нәтиҗәсенә уңай бәя. Хисап палатасы барлыкка килгәннән алып безнең эшчәнлек турыдан-туры Дәүләт Советы белән тыгыз бәйләнгән, - диде Алексей Демидов тавыш бирү нәтиҗәләрен хәбәр иткәннән соң.

Ул эшнең мөһим аспектларының берсе булып бюджет процессын оештыруда система җитешсезлекләренең сәбәбен ачыклау һәм төзәтү торуын ассызыклап үтте.

Алексей Демидов сүзләренчә, Хисап палатасы үзенең киләчәктәге эшчәнлегендә бозуларны ачыклау һәм төзәтү буенча эшне активлаштыруга, прокуратура, Татарстан Республикасы Идарәсенең белән эшчәнлеккә игътибар биреләчәк.

 ФОТО

 

Документлар