21 нче апрель көнне ТР Дәүләт Советының 50 нче утырышында Татарстан Хисап палатасы аудиторлары вазифасына Азат Вәлиев, Сергей Колодников һәм Илнур Мөбәрәковны сайладылар.
Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов тарафыннан кертелгән кандидатлар парламентарий тарафыннан хупланды һәм алар аудиторларны 2014 нче елның 1 нче июленнән яңа 6 еллык срокка расладылар. Йомгаклауда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге эштә практика һәм тәҗрибә мөһим роль уйнавын әйтте.