04.04.2014

4 апрельдә Санта-Крус-де-Тенерифедә (Испания) Тышкы финанс тикшерүе региональ органнарының европа оешмасы (ЕВРОРАИ) һәм Канар утравы Хисап палатасы оештырган “Муниципаль хакимият органнарының еллык финанс хисап аудиты” темасына халыкара семинар узды.

Әлеге чарада Австрия, Германия, Испания, Ирландия, Польша, Шотландия, Швейцария, Литва һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнарының 99 вәкиле катнашты. Татарстан Хисап палатасын Рәис урынбасары Алберт Вәлеев һәм ТР тикшерү-хисап органнары Советы сәркәтибе Даниял Зәйдиев тәкъдим иттеләр.

Семинарны ачу тантанасында ЕВРОРАИ Президенты Ральф Сейбике, Канар утравы автономияле өлкәсе Хисап палатасы Президенты Рафаэль Диас Мартинес, Канар утравы автономияле өлкәсе Парламенты һәм Хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Семинарның эше 3 сессия буенча оештырылды:

Халык алдындагы сектор аудиты органнарына хисапны тәкъдим итү.

Муниципаль хакимият органнарының еллык финанс хисабының дөреслеген һәм законлы булуын тикшерү.

Еллык финанс хисабы аудитын үткәрү кысаларында муниципаль хакимият органнарының финанс халәтен бәяләү өчен аудитор чараларын үткәрү.

Докладлар белән Испания, Франция, Польша, Ирландия, Австрия, Германия, Шотландия, Швейцария һәм Россия вәкилләре чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар гамәлдәге җирле законнар шартларындагы эш тәҗрибәсе хакында мәгълүмат бирде. Алар искә алган актуаль мәсьәләләр арасында: аудит органнарына хисапны вакытында бирмәү, аерым муниципалитетларда тышкы финанс тикшерү органнарының юклыгы, эчке финанс тикшерү үсешен булдыру зарурлыгы һәм аудитны стандартлаштыруны тәэмин итү.

 

ФОТО

 

Документлар