31.03.2014

31 нче мартта Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе дәүләт унитар предприятияләре, Татарстан Республикасы устав капиталы өлешендәге ачык акционерлык җәмгыятьләре законлыгын һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Контроль чаралары турындагы мәгълүмат белән аудитор Азат Вәлиев чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин Коллегия әгъзаларына дәүләт унитар предприятияләренең бюджет алдында әҗәтләрен бетерү буенча министрлык алып барган эшләр турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы 3 елда банкротлык процедураларындагы дәүләт унитар предрприятияләренең саны 27дән 3кә кыскарган.

Утырышта Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов, Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов катнашты.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар