31.03.2014

31 нче мартта Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Татарстан Республикасы бюджеты чараларын Алабуга муниципаль районында куллануны тикшерү мероприятиясе нәтиҗәләрен ясады.

Контроль чара турында мәгълүмат белән аудитор Илнур Мөбарәков чыгыш ясады.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов үз хисабында районда ачыкланган бозуларны төзәтү буенча чаралар планы эшләнү һәм раслану, кайбер җаваплыларның дициплинар җаваплылыкка тартылуы турында хәбәр итте.

Утырышта Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов, Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов, Алабуга муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова, Алабуга муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Вера Сазанова катнашты.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

 

Документлар