Контроль чаралары турындагы мәгълүмат белән аудитор Сергей Колодников чыгыш ясады.
Коллегия әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хисабын тыңладылар. Әлеге чыгышта Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бюджет өлкәсендәге бозуларны төзәтү буенча башкарылган чаралар хакында хәбәр ителде.
Шулай итеп, мәгариф һәм фән Министрлыгында дәүләт сатып алулары юнәлешендә закон буенча ныклы һәм тиешле таләпләр эшчәнлеген тәэмин итү буенча җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләргә карата карарлар кабул ителгән.
Энгель Фәттахов әйтүенчә, Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча хезмәт тикшеренүе үткәрелә. Бозуларны җибәргән министрлык, шулай ук аерым оешма хезмәткәләре һәм эшчеләренә карата тиешле катгый чаралар күреләчәк. Моннан тыш, министрлык ведмствоара оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуның бердәм системасын тәэмин итү өчен эчке аудит буенча бүлек булдыруны планлаштыра.
Утырышта Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов, Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Сидорова катнашты.
Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.
ФОТО