26.03.2014

26 нчы мартта Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш Советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашындагы утырышы узды.

Республика башлыгы узган елда икътисад үсеше һәм республиканың инвестицион җәлеп итүне арттыру, шул исәптән коррупция профилактикасы буенча күп эшләр эшләнүен билгеләп үтте.

Бюджет чараларын нәтиҗәле куллануны оештырудагы тиешенчә булмаган эш, коррупциягә каршы көрәш юллары өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга тәэсир иткән координацияләүче эшчәнлектәге кулдан ычкындырулар өчен министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең кайберләре дициплинар җаваплылыкка тартылган. Кабул ителгән чаралар күзәтеп тора торган юнәлешләрдә министрлыклар тарафыннан тәртип урнаштыру өчен стимул булып хезмәт итәләр.

Коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеген оештыруда җирле үзидарә органнарына гамәли ярдәм күрсәтү буенча да сизелерлек эш башкарылган. Составына ТР Хисап палатасы әгъзалары да кергән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясе 2013 нче елда Кама Тамагы, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас һәм Мөслим муниципаль районнарында эш алып бардылар.

Районнарга чыгып эшләү коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә муниципаль дәрәҗәдә  җитешсезлекләр саклануын күрсәтә. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясе тарафыннан 6 районда аерым идарә органнары һәм хуҗалыкларның оештыру эшчәнлеген сайланма өйрәнү нәтиҗәсендә 30 млн. сумнан артык суммага бюджет югалтулары урнаштырылган. Җитешсезлекләрне төзәтү буенча контроль нәтиҗәләре һәм районнарга чыгып эш итү барышында әлеге югалтуларның күп өлеше бюджетка кире кайтарылган.

Быелгы елда комиссия Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында булды. Тулаем алганда коррупциягә каршы сәясәт Советы һәм Идарәсе эше нәтиҗәләре буенча 2013 нче елда 113 җаваплы кеше дициплинар җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш 5 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 4 фермер хуҗалыгына 20 мең сум күләмендә административ штарфлар салынган. Коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләрен киметү максатыннан бюджетка кире кайтару тәэмин ителә һәм 160 млн. сумнан артык суммага бюджет югалтулары төзәтелгән.

Шулай да, Татарстан Президенты әйтүенчә, күрелгән чараларга карамастан, ситуация җитәрлек темплар белән үзгәрми. Дәүләт хөкүмәте башкарма  органнары  һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупцион хәтәрлеге саклана.

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов коррупция Татарстан республикасында коррупциягә каршы эшчәнлек торышы турында доклад белән чыгыш ясады.

Күпчелек бозулар гадәттәгечә муниципаль дәрәҗәдә дәүләт программаларын тормышка ашырган вакытта башкарыла. Бозуларның иң еш сәбәбе булып кеше факторы кала бирә. Хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган коррупцион җинаятьләр саны кимеми.

2013 нче елда коррупцион юнәлештәге 1235 җинаять ачыкланган. Шуларның 1094е дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт итү кызыксынуларына каршы җинаятьләр. Бу 2012 нче елдагыга караганда 18,7 %ка артыграк.

Ачыкланган җинаятьләрнең бюджетка китергән материаль зыянның гомуми суммасы 137,3 млн. сумнан артыкны тәшкил итә. Шул исәптән 94,2 млн сум күләмендә дәүләт яки муниципаль милектә торган җир участокларын законсыз алу фактлары да ачыкланган.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үз чыгышында бюджет акчаларын бүлүчеләр эшенең контроль чаралары барышында ачыкланган җитешсезлекләр турында фактлар китерде һәм берничә эш юнәлешен билгеләде. Беренче чиратта, ул дәүләт һәм муниципаль милек, җир ресурслары куллануның катгый контроле. Икенчедән, кыйммәтле җиһазлар ала торган яңадан төзелгән социаль-мәдәни өлкә объектларын куллану эффектлыгы һәм кирәклегенең даими мониторингы. Өченчедән, социаль-мәдәни өлкә объектлары, күпфатирлы торак йортлар төзелеше һәм капиталь төзекләндерүен контрольдә тоту.

Дүртенче юнәлеш – продуктлар белән тәэмин итү тулылыгы һәм сыйфаты, социаль өлкә оешмаларында туклану оештыру контроле. Социаль өлкә оешмалары буенча туклану чыгымнарының күләме  2013 нче елда якынча 2 миллиард сумны тәшкил итә. Тикшерүләр барышында шактый кычкырып торган бозулар да ачыкланган. Шул исәптән балалар оешмаларына ризыклар китерү, бигрәк тә балаларның җәйге ялын оештыру буенча. Хисап палатасы Рәисе утырышта катнашучы министрлар һәм муниципаль район башлыкларына: “Безгә әлеге өлкәдә тәртип урнаштырырга вакыт түгел микән”, - дип мөрәҗәгать итте.

А.Демидов билгеләвенчә, мөһим чара буларак финанс-бюджет өлкәсендә бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән профилактик эш санала. Әлеге эш даими алып барыла. Әмма бюджет законнарында үзгәрешләрне искә алып, аерым игътибарны яңа юнәлешләргә бирергә кирәк.

Шулай ук Финанс-бюджет күзәтүе буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин докладлары да тыңланды.

Тыңланган докладларны исәпкә алып, Совет тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль район башлыкларына муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт, коррупциягә каршы көрәш буенча законнарны үтәүне күзәтү буенча анализ ясарга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Совет җибәрелгән бозулар һәм түбән башкару дициплинасы өчен Югары ослан һәм Спас районнары башкарма комитеты җитәкчеләрен, шулай ук Яр Чаллы шәһәр округы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе җитәкчесен эшләреннән алырга; Балтач, Зәй, Кайбыч, Азнакай, Әлмәт һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары Башкарма комитеты җитәкчеләрен дициплинар җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте.

 

Документлар