26.02.2014

26 нчы февральдә Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2012-2013 нче елларда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының кан үзәгенә бүлеп бирелгән чараларның максатчан һәм үтемле куллануына бәя бирде.

Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камада филиаллары булган учреждение донор каны, аның компонентлары һәм препаратларын җитештерү, транспортлау, саклау  өчен булдырылган. Кан әзерләү урында да, республика районнары оешмаларына чыгу юлы белән дә башкарыла.

5 ел эчендә республикада донорлар саны чиреккә кими һәм 2014 нче ел башына 37 850 кешене тәшкил итә. Шулай да дәүләт заданиясе җиткергән күләмнәр Кан үзәге тарафыннан ел саен арттырып үтәлеп килә. Беренче карашка каршылыклы бу ситуацияне республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев учреждениегә яңача эшләргә яңа технологияләр мөмкинлек бирүе һәм бүгенге көндә теләсә кайсы гадәттән тыш хәл очрагында билгеле бер күләмдәге запас булуы белән аңлатты.

Әмма үзәкнең эшчәнлеген гел проблемасыз дип булмый. Штатларның табиблар белән тәэмин ителеше - 54%, урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш – 64% тәшкил итә. Нәтиҗәдә – табиблар һәм медперсоналны чагыштыру коээффициенты 1,8 : 1,5кә тигез. Мондый ситуациянең төп сәбәпләре: трансфузиологлар җитешмәү һәм табибларның хезмәт хакы түбән булу. Эш шартлары да искитәрлек түгел: үзәккә беркетелгән 18 бинаның яртысы тузган, 917 медицина җиһазының да 712се тулаем тузган хәлдә . Шуңа күрә үзәк җитәкчелеге түземсезлек белән агымдагы елның май аенда Казанда планлаштырылган яңа бинаның кулланылышка тапшырылуын көтә.  «Шул вакытта яңа кадрлар килер дип ышанабыз, моның өчен шартлар бар», – диде Рамил Тураев.

Илнур Мөбәрәков хәбәр итүенчә, тикшерелгән вакытка Республика кан үзәген финаслау 494 млн сумны тәшкил иткән. Ачыкланган бозулар суммасы 8 млн сумга якынлашкан, шуларның 99%ы тикшерү барышында төзәтелгән.

Тикшерүчеләрдә медицина модулен (автофургон) нәтиҗәле файдалануга кагылышлы сорау да туган. 3 млн сумлык әлеге транспорт чарасы 2012 нче елда - 17, ә 2013 нче елда 50 көн файдаланылган. 35 млн сумлык кан җитештерүче мобиль пунктның да кулланылышы югары түгел. Ул 2012 нче елда – 88, 2013 нче елда 105 көн кулланылган. Кышкы вакытта ул -10º С һәм аннан түбән температурада су бакларын кулланып булмау сәбәпле, эшчәнлек алып бара алмаган. Әлеге трейлер-ярымприцепның техник бәяләмәсендә исә -45º С салкынга кадәр шартларда да корылманы җылыту өчен җылылык системасы булуы каралган.  «Шулай да махсус транспортның үз максатлары һәм бурычлары, аны көн саен куллану да дөрес булмас иде», – дип аңлатты баш табиб.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Республика кан үзәгенә чаралар куллануны үтемле итү буенча тиешле эшләр башкару һәм бозуларны төзәтү өчен гариза юлланды. Тикшерү буенча мәгълүмат ТР сәламәтлек саклау министрлыгына, тикшерү материаллары Республика Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар