26.02.2014

26 нчы февральдә Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре, 2012 нче ел һәм 2013 нче елның соңгы тугыз ае өчен Югары Ослан муниципаль районы җирле бюджеты үтәлешенең аерым сораулары каралды.

Тикшерү белән җитәкчелек итүче Азат Вәлиев районның социаль-икътисади үсешендәге уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтте. Яңа социаль һәм җитештерү объектлары куллануга тапшырылу, һичшиксез, гражданнарның тормыш сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән.  Әлеге вакытта Татарстан Республикасы бюджетыннан районга 424,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре узган тикшерү барышында билгеләнгән җитешсезлекләр һәм бозулар буенча тиешле чаралар күрелүен күрсәтте. Аудитор хәбәр итүенчә, бюджет чараларын максатсыз файдалану фактлары ачыкланмаган. Әмма шуны өстәп куйды: аерым юнәлешләр буенча бозулар һәм җитешсезлекләр бар. Мисал өчен, төзү-монтаж һәм төзекләндерү эшләре үткәрү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану буенча сайлап алынган тикшерү тарафыннан алты объектта, шул исәптән Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбен һәм Югары Ослан авылы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү, Куралово авылындагы җылылык трассасын төзекләндерү буенча эшләнгән эш бәясен 890,5 мең сумга арттыру факты ачыкланган.

Аудитор сүзләренчә, арттырылган эш күләмен  киметү башкарылган эшләр буенча төзелгән КС-2 формалы акт подрядчы оешмаларның язын әлеге бозуларны төзәтү җаваплылыгы турындагы гарантия хатлары белән беркетелгән булган.

Экспертлар әйтүенчә, начар һава торышы һәм проектлау барышындагы хаталар, тимернең металл бүлекләрен дөрес берләштермәү төзелеп килүче спорт комплексының аркалы төзелмәсе җимерелүенә китерә. Корылманы торгызу, ә авариядән соң аны кире төзү өчен чыгымнар 9 млн сумны тәшкил итә.

– Бу безнең борчый торган тема, - дип шәрехләде муниципаль район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, – Барыбызда түземсезлек белән әлеге спорт объектын көттек. Әмма ул ике тапкыр ишелде һәм аны ишергә дигән карарга килдек. Җинаять эше әле төгәлләнмәгән, шунлыктан махсус органнар үз сүзләрен әйтү белән без тиешле карарлар кабул итәчәкбез.

А.Вәлиев шулай ук ревизорларның «Югары Ослан районы коммуналь челтәре» ААҖ каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә пиролиз реакциясе ярдәмендә каты яшәеш калдыкларын яндыра торган төзелеп бетмәгән корылма табуларын хәбәр итте. Әлеге ААҖнә 2008 нче елда җирле бюджеттан 11 млн сум акча бүлеп бирелгән булган.

2011 нче елда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тапшырылган Рус. Макулово торак пунктындагы башка бер каты көнкүреш калдыклары полигоны  исәптә тормаган... Татарстан Республикасы дәүләт карамагыннан тапшырылган муниципаль милек составының материаль кыйммәтләренә туры килмәгән шундый фактларның гомуми суммасы 16,5 млн сумны тәшкил иткәнлеге ачыкланган.  

Аудитор хәбәренчә, тикшерү барышында әлеге бозулар төзәтелгән.

Җирле бюджетның өстәмә нагрузкасына 12 млн сумнан артык бәягә мәгариф оешмаларында энергия саклау буенча чаралар күрмәү дә өстәлде. Әлеге чыгымнар җылылык энергиясе, салкын су, электр энергиясен нормативтан тыш куллану; энергия саклый торган чаралар, капиталь төзекләндерү булмау, биналарның тузуы сәбәпле килеп чыга.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районы башлыгына ачыкланган бозуларны һәм җитешсезлекләрне төзәтү өчен ТР Хисап палатасы гаризасы җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар