09.02.2014

9 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә иң зур массакүләм спорт чарасы “Россия чаңгы юлы” ярышында катнашты. Казанда чаңгы ярышлары гадәттә өч урында үткәрелә – Идел буе районы, Совет районы, Киров районы.

Ярышның төп урыны – Залесный поселыгы янына – казанлылар гаиләләре һәм эшче коллективлары белән иртүк килә башлады. Хисап палатасының кайбер хезмәткәрләренә гаиләләре булышып торды. Җанатарлар төркеме стартны көтүчеләргә өшергә бирмичә, фиништан соң кайнар чәй әзерләп, пешкән әйберләр белән сыйлады.

Гадәт буенча, бу елда берничә төркем старт алды: спортчылар старты, 1 мең метрлы гаилә шууы, 2,5 км VIP шуу, шәһәр районнарының массакүләм шууы, вуз һәм ссуз укучылары старты.

“Россия чаңгы юлы 2014” Казан этабы белән беррәттән республиканың барлык муниципаль районнарында “Татарстан чаңгы юлы” ярышлары үтте. Ярышларда республиканың меңләгән кешесе катнашты.

 

ФОТО

 

Документлар