07.02.2014

7 нче февральдә ТР дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион советының 2014 елда беренче утырышы узды.

РФдә  дәүләт контролен камильләштерү мәсьәләсе буенча  ел саен үткәрелә торган утырышта Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов тикшерү һәм күзәтүне оештыруда яңа юлларны чагылдыра торган тикшерү органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүче  концепция төгәлләнеп килүе  турында хәбәр итте, - дип Совет җитәкчесе Алексей Демидов утырышны ачып җибәрде. – Аерым алганда, аларның эшчәнлегенә бердәм хокукый нигез булдыру, риск һәм потенциаль куркынычны бәяләү системасын һәм шулай ук тикшерү һәм күзәтү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализлый алучы күрсәткечләр системасын кертүне күздә тота.

Һәр тикшерү турындагы мәгълүмат порталда аерым номер астына куелып, аны тәкъдим итүче, нинди нигездә алып барылуы, күпме вакыт алачагы һәм дәүләт аңа күпме акча сарыф итүе турындагы мәгълүматны үз эченә алуы планнаштырыла.

РФ Хисап палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова бюджет чараларының баш җитәкчеләрен тикшерүче эчке тикшерү системасы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, федераль дәрәҗәдә бу система җитәрлек үсеш алмаган. “Әгәр мондый эш тиешле дәрәҗәдә көйләнгән булса, мондый күләмдәге тикшерү чараларын үткәрү кирәге булмас иде”, - дип билгеләп куйды.

Безнең республикада Ведомство тикшерүен активлаштыру мәсьәләсен без Совет утырышларында инде күптән – 2011 елдан башлап – күтәргән идек, һәм бүген аның сизелерлек нәтиҗәләре булуы мөһим, - дип ассызыклап А.Демидов 2012 елда Ведомствоара координацион совет бюджет чараларының җаваплы идарәчеләренә эчке (ведомство) тикшерү системасын оештыру буенча Методик тәкъдимнәр әзерләвен искә төшерде. Бу система коррупцион күренешләрне кисәтүгә юнәлгән.

Бу документта бюджет чараларының җаваплы идарәчеләренә эчке тикшерү системасының төп өлешләре буенча практик киңәшләр бирелә. Монда эшчәнлекне хокук ягыннан тәэмин итү, бухгалтерлык исәпләүне оештыру, вазифаларны һәм җаваплылыкны билгеләү, эшчәнлекне планнаштыру, мониторинг системасы, бюджетны булдыру һәм үтәүне тикшерү, мәгълүмати технологияләр, мәгълүматтан файдалану, эчке аудитны оештыру керә.

Ведомствоара координацион советы утырышларында шулай ук үзидарәле, бюджет һәм казна учрежденияләренең эшчәнлеген тикшерү системаларын оештыру Концепциясе тикшерелеп, хупланды.

2013 елның август аенда үз көченә кергән РФ Бюджет кодексының яңа статьясы бюджет чараларының җаваплы идарәчесенең (идарәче), бюджет керемнәренең баш җитәкчесенең (җитәкче), эчке финанс аудитын һәм эчке финанс тикшерүен башкаручы бюджет дефицитын финанслау чыганагының баш җитәкчесенең (җитәкче) бюджет вәкаләтләрен билгеләде. Шулай итеп, эчке финанс тикшерүне оештыру мәҗбүри процедурага әйләнде.

Эчке финанс тикшерүне һәм эчке финанс аудитны алып бару тәртибе бюджет системасының һәр дәрәҗәсендә билгеләнә: федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте, региональ дәрәҗәдә РФ субъектының төп башкаручы органы һәм җирле дәрәҗәдә җирле администрация тарафыннан. ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлеев әйтүе буенча, РФ Финанс министрлыгы үрнәк проект ясаган. Аның нигезендә ТРның Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләсе буенча Ведомствоара координацион совет кысаларында хәзерге вакытта республикада эчке тикшерү һәм аудит тәртибе турындагы документ проекты әзерләнә. Аны шулай ук үрнәк буларак муниципаль дәрәҗәдә дә куллану күздә тотыла.

Законнар җыелмасындагы яңалыклар бюджет законнарын бозуны ачыклаганда финанс органнарының вәкаләтләрен үтәү тәртибен үзгәртте. Элегрәк максатчан булмаган куллану факты буенча ТР Финанс министрлыгына мәгълүмати хатлар җибәрелгән булса, хәзер финанс тикшерү органнары вазифасы итеп мәҗбүр итүдә бюджет чараларын куллану хакында белдерү җибәрү билгеләнде.

Утырышта шулай ук 2014 елда этаплы рәвештә үз көченә керүче дәүләт контракт системасы турындагы федераль законынның тормышка ашырылуы тикшерелде.

Татарстан Республикасы һәм республиканың муниципаль берәмлекләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүче эш, хезмәт, товарларны сатып-алу тармагын тикшерү вәкаләтләре элеккегечә ТР Финанс министрлыгына йөкләнде.

Финанс министрының беренче урынбасары – Казначейство департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов Совет әгъзаларына Финанс министрлыгының бу юнәлештә 44-ФЗ номерлы Федераль закон билгеләгән вазифаларны истә тотып үткәреләчәк эшне тәкъдим итте.

Совет әгъзалары 2013 елдагы тикшерү эшчәнлегенең нәтиҗәләрен чыгардылар.Финанс министрлыгының Казначейство департаменты, Финанс һәм бюджетны күзәтү идарәсенең Федераль хезмәте, Хисап палатасы эшчәнлегенең узган елда үткәргән тикшерү чаралары, дәүләт милке һәм бюджет чараларын куллануда финанс  дисциплинасының хәләте турындагы гомумиләштерелгән күрсәткечләре китерелде.

Ведомствоара координацион советы Кагыйдәсе буенча финанс һәм бюджет дисциплинасының хәләте турындагы мәгълүмат  Татарстан Республикасының Президенты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советына җиткереләчәк.

Совет утырышларында тикшерү объектларына булган авырлыкны киметү һәм мөмкинлек булганда кабатлауны бетерү мәсьәләсе турында еш сөйләнде. Моның өчен үткәрелгән тикшерү чаралары турындагы Мәгълүматларның бердәм базасы ясала, ел саен Ирекле тикшерү планы билгеләнә.

Үткән елда 19 объектта ел әйләнәсендә төрле финанс органнары тарафыннан 2шәр -3шәр тикшерү үткәрелә, дип искә төшерде А.Демидов. Аерым игътибар астына Мәгариф һәм фән министрлыгы, Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эләкте – аларның һәрберсендә өчешәр тикшерү булды. Шуңа күрә Координацион совет башлыгы тәмамлану баскычында торган 2014 ел тикшерү чараларының Җыелма планын үлчәп төзергә һәм башкарырга чакырды.

Татарстан Республикасы монополиягә каршы идарәсенең Федераль хезмәт башлыгы Александр Груничев, үз чиратында, тикшерү чараларын үткәрү буенча гомуми регламент, типик сораулар, бөтен тикшерү органнары өчен тикшерү барышында кулланылачак формалар ясап чыгарга тәкъдим итте.

Шулай ук тикшерү һәм күзәтү органнарының уртак көче белән ел саен финанс һәм бюджет тармагында күзәтелә торган бозулар һәм җитешсезлекләргә күзәтү әзерләү яхшы гадәткә әверелде. Бу Бәяләмә профилактик чара буларак республиканың барлык министрлыкларына, ведомстволарына һәм муниципаль берәмлекләренә җибәрелә. Бу документны актуальләштерү өчен Совет тарафыннан эшче төркем булдыру карары кабул ителә.

Утырыш ахырында А.Демидов Совет әгъзаларына алар тарафыннан элек хупланган Методик тәкъдим нигезендә торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы тикшерү системасын камильләштерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы хәвеф-хәтәрләр белән идарә итүдә типик чараларны раслый торган 2455-р күрсәтмәне кабул итүе турында хәбәр итте.

- Шулай итеп, безнең уртак эш үзенең мантыйкый дәвамын һәм таләп ителүен күрде, - дип билгеләп үтте Ведомствоара координацион совет җитәкчесе.

 

ФОТО

 

Документлар