22.01.2014

22 нче гыйнварда Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында “2011-2013 нче елларда “Электрон Татарстан” Татарстан Республикасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше һәм аларны куллану” максатчан программасын тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Программа чараларының дәүләт заказчысы һәм башкаручы булып республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы тора. Татарстан Республикасы бюджеты чараларыннан  финанслау күләме 590 млн сумны тәшкил иткән.

Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбәрәков программа мероприятияләрен тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән максатчан чараларның тигез үзләштерелмәвен хәбәр итте. Шулай итеп, 2012 нче елда бүленгән 325 млн сумның ел буена 44%ы үзләштерелә. 23 контракт буенча товарлар белән тәэмин итү, эш башкару вакыты бозыла. Аерым очракларда бу 270 көннән артып китә. Министрлык тарафыннан контракт шартларын бозган өчен пеня алынмаган.

Максатчан программага кертелмәгән өстәмә чараларны финанслауның гомуми суммасы 15,9 млн сумны тәшкил итә. Аудитор тәңгәлләштерү өчен озак вакытлы максатчан программага үзгәрешләр кертергә кирәк, дип ассызыклап үтте. Җавап итеп министрның беренче урынбасары Юрий Багров республика Хөкүмәтенә төзәтмәләрнең инде кертелүен хәбәр итте.

42,2 млн сум күләмендә республика чаралары хисабына дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый әһәмиятле электрон хезмәтләр күрсәтү өчен мероприятие тормышка ашырылган. 2011-2012 нче елларда uslugi.tatarstan.ru порталында 93 электрон хезмәт булдырылып, шуның 10сы, ә 2013 нче елда 20 хезмәт булдырылып, шуларның 15е эшләп бетерелә.

2013 нче ел ахырына “Татарстан Республикасында электрон белем” системасы кулланучылары саны 892 972не тәшкил итә. Мәктәп һәм һөнәри белем бирү учрежденияләренең 80 һәм балалар бакчаларының 100%ы мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән файдалану мөмкинлеген алды. ИКТ үсеше системасына мәдәният учрежденияләрендә 32 үзәк китапханә (гомуми санның 65%ы) һәм 29 музей (23%) тоташтырылган.

Арча, Балтач, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районы учрежденияләрендә тикшерү барышында ревизорлар системаларның эшләвенә инандылар.

Татарстан Республикасы телекоммуникацияләренең интеграцияләнгән дәүләт системасы үсешен тормышка ашыру мероприятияләре кысаларында 9 958 оешма кушылган. Республика җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә ведмство ара мәгълүмати үзара бәйләнеш өчен автоматлаштырылган мәгълүмати система булдырылган.Аерым очракларда министрлыклар һәм ведомстволарга җиһазлар тапшыру ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсеннән башка башкарыла.

Банк операцияләрен тикшерү дәүләт контрактлары һәм килешүләрен гамәлгә куелган күләмнән тыш 6,1 млн сумга аванслау фактын ачыклады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгына ачыкланган бозуларны  төзәтү өчен Хисап палатасы гаризасын җибәрү турында карар кабул ителде. Мәгариф һәм мәдәният министрлыкларына булдырылган мәгълүмати  һәм коммуникацион технологияләрне тәэмин итү һәм куллану өчен мәгълүмати хатлар җибәрелә.  Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә. 

 

ФОТО

 

Документлар