22.01.2014

22 нче гыйнварда Алексей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2011-2012 нче елларда һәм узган 2013 нче елда Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында аудитор Сергей Колодников хәбәр итте. Ул район икътисады үсешенең һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче аерым социаль-икътисадый күрсәткечләрнең уңай динамикасын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта аудитор, кызганычка каршы, республика районнарында күзтелә торган даими халык санының тискәре динамикасын да күрсәтте. Чүпрәле районында әлеге күрсәткеч 2012 нче елда, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, 821 берәмлеккә кимеп, 24 932 кешене тәшкил иткән. Әлеге процессны ничек киметергә? Татарстан Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов район башлыгы Александр Шадриковка әлеге сорау өстендә җитди уйланып, икътисадны күтәрү өчен өстәмә импульс булдырырга кирәк дигән киңәш бирде.

С.Колодников хәбәр итүенчә, төзелгән контракт буенча подрядчы “Коммунальные сети Дрожжаное” ҖЧҖ Яңа Илмә авылындагы күпергә капиталь ремонт үткәрергә тиеш була. Тикшерүгә тәкъдим ителгән актта җирле башкарма комитет тарафыннан башкарылган һәм түләнгән эшләр турында хәбәр ителә. Әмма әлеге объектта булган ревизорлар актта күрсәтелгән эшләрнең башкарылмавын әйтә. Хисап палатасының әлеге эшкә керешүе подрядчыны күпер ремонтлауга этәрә. Район башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, күпер инде куллануга тапшырылган.

Башкарылмаган эшләр өчен район бюджеты чаралары хисабыннан түләү фактлары Кече Чынлы, Алешкин-Саплык, Чыпкас-Илмәт авыл мәдәният йортларында да билгеләнгән. Тикшерү барышында подрядчылар тарафыннан җитешсезлекләрне 2013 нче ел ахырына кадәр төзәтү буенча гарантия хатлары тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге бозулар төзәтелгән. Матак авылы урта мәктәбендә башкарылган һәм түләнгән эшләрнең күләме арттырылу ачыкланды. Нәтиҗәдә, подрядчы “Строймонтаж” ҖЧҖ тарафыннан, арттырылган сумма хисабына, мәктәпкә өстәмә пластик тәрәзәләр урнаштырылган.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү сыйфатын тикшерүдә бозулар ачыкланмады.

Районда җирләрне макчатчан файдалануны тикшерү ревизисе күрсәтүенчә, 2013 нче елда аукционнар үткәрү барышында 2700 га авыл хуҗалыгы җирләре “Лидер” җир корпорациясе” тарафыннан кадастр бәясенең 11% реализацияләнә. Мисал өчен, Алешкино-Саплык һәм Яңа Илмәт җирлекләрендә әлеге бәя гектарына 83 сум һәм 2400 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта әлеге җирлекләрдә шундый ук участокларны сату мониторингы күрсәтүенчә, аларның базар бәясе гектарына 3200 сум һәм 5000 сумны тәшкил итә.

ТР Хисап палатасы каләменә чираттагы мәртәбә “Форсат” ҖЧҖ дә эләкте. Ул күп кенә муниципаль районнарда даими рәвештә мәгариф учрежденияләрен туклану продуктлары белән тәэмин итә торган контракт шартларын боза. Иске Шәйморза һәм Зур Аксу балалар бакчаларына әлеге фирма составында сок булган нектарларны натураль сок бәяләреннән китерә.

Контроль чара нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 52,7 млн сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды. Аларда төп өлешне бюджет классификациясе кодлары буенча чыгымнарны дөрес билгеләмәү фактлары алып тора. Бу 35 млн сумны тәшкил итә. Әлеге суммага, Александр Шадриков хәбәр итүенчә, төзәтмәләр кертелгән. Район бюджетына торгызылган акчаның һәм кабул ителгән чараларның гомуми суммасы 44 млн сумны тәшкил итә.

Бозу фактлары буенча Чүпрәле районы башлыгы адресына Хисап палатасы гаризасы җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар